ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында дүрт ил: Малайзия, Төркия, Алжир һәм Мавритания делегацияләре белән очрашулар узды. Эшлекле очрашулар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм аның урынбасарлары рәислегендә узды. Әлеге очрашулар Kazanforum – 2023 кысаларында узды, ул бүген “Казан” агросәнәгать паркында старт алды.  Очрашуларда бүгенге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм ике яклы хезмәттәшлекнең алга таба адымнарын билгеләделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренә хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең бүлү челтәрләреннән тыш) яисә  каты коммуналь калдыклар җыю һәм чыгару мәйданчыкларын төзү, капиталь ремонтлау, реконструкцияләү буенча чыгымнарның бер өлешен финанслашу өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алуга гаризалар кабул итүне игълан итә.  

Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Russia HALAL Market Хәләл продукция күргәзмәсе ачылды. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Рәисе   Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Малайзиянең Ислам үсеше департаменты генераль директоры урынбасары Сираджуддин Сухаими, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте  рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин таныштылар. 


16
май, 2023 ел
сишәмбе

KazanForun-2023 кысаларында Russian Halal Market хәләл продукция күргәзмәсендә катнашучылар арасында Иран, Төркия һәм Сенегал компанияләре булачак. Бу хакта брифингта журналистларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов хәбәр итте.


15
май, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанга Рязань өлкәсенең нәсел хуҗалыгыннан голштин токымлы 462 баш тана кайтардылар. 

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен үзмәшгуль статусында җитештерүне, эшкәртүне һәм сатуны гамәлгә ашыручы татарстанлылар еллык 5% ставка буенча ташламалы кредит ала алалар. Яңа ярдәм чарасы Россельхозбанк тарафыннан Россия  Федерациясе   Хөкүмәтенең 2016 елның 29 декабрендәге  1528 номерлы карарын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән. Элек авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итүнең бу чарасы оешмаларга һәм шәхси эшкуарларга гына бирелә иде.  


12
май, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елда федераль бюджеттан финанслашына торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә 2023 елның 1 кварталында тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр бирү буенча сайлап алу уздыру  өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Хайваннарда һәм кошларда  була  торган аеруча куркыныч авыруларның  үтеп керүен һәм таралуын булдырмау  буенча республика штабы утырышы узды.

KazanForum кысаларында 19 - 21 майда «Казан» агросәнәгать  паркында Халыкара хәләл ярминкә эшләячәк, бирегә төрле илләр вәкилләре җыелачак. Чара өчен бөтен комплексны махсус рәвештә дини стандартлар буенча әзерлиләр, шулай ук барлык продукция  тикшерү уза.  Бу хакта матбугат туры вакытында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов сөйләде.


11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан-Алтай ат чабышын уздыру буенча оештыру киңәшмәсе узды. Әлеге чара Татарстан Республикасы тарафыннан беренче тапкыр һәм  «Татарстан Республикасы көне»нә туры  китереп үткәрелә.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International