Татарстан Республикасы бал җитештерү буенча лидер төбәкләр бишлегенә керде

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

2022 елда Татарстанда 4,1 мең тонна бал җитештерелгән. Республика Россия  баллы төбәкләренең топ-5легенә  керде, алар арасында: Башкортстан, Алтай крае, Воронеж өлкәсе һәм Краснодар крае.
2022 ел йомгаклары буенча Россиядә 67 мең тоннадан артык бал җитештерелгән. 2017 елдан бирле бал җитештерү елга  уртача 1 процент   үсеп бара. 
Рәсми статистика белешмәләре  буенча 2022 елда Россия Федерациясендә 2,7 млн. умарта күче исәпләнә, шуларның 93,6 %ы шәхси  хуҗалыкларда, 1,7 %ы авыл хуҗалыгы оешмаларында, 4,6 %ы  крестьян (фермер) хуҗалыкларында тупланган. Шул ук вакытта, КФХларда бал җитештерү тизрәк үсә,  2022 елда үсеш   14,3% булды, барлык категория  хуҗалыкларда - 3,8%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International