9 - 11 августта Калуга шәһәрендә Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәме белән "Цифрлы эволюция" Бөтенроссия форумы узды.
Бу мөһим вакыйга дәүләт идарәсе, социаль өлкә, бизнес-технологияләр, җитештерү процессларын автоматлаштыру, коммуникацияләр, имиинлек, экология һәм авыл хуҗалыгы кебек тармаклар вәкилләрен җыйды.
Стандарт сессияләр һәм дискуссияләр урынына форум төркемнәрдә практик эш форматында барды, аларда тармак продуктларын тикшерделәр, аларны тагын да нәтиҗәлерәк куллану вариантларын һәм дәүләт каравына күчерү өчен эшкәртү мөмкинлеген карадылар. Форум нәтиҗәләре буенча пилот төбәкләр билгеләнде, аларда беренче булып яңа сервислар гамәлгә кертеләчәк.
«РИВЦ» АҖ тармак чишелешләрен булдыру өчен югары дәрәҗәле таләпләр эшләү процессының бер өлеше булып тора. Мондый очрашулар һәм тәҗрибә уртаклашу алга барырга һәм үсеш өчен яхшырак шартлар булдырырга ярдәм итә.