Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Тукай районында булды. Эш сәфәре кысаларында ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, шулай ук җирле аграрийлар белән аралашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минзәлә һәм Мөслим районнарында булды. Эшлекле сәфәрдә аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та булды. Сәфәр кысаларында чәчү кампаниясе темплары бәяләнде.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көнендә традицион очрашу оештырылды, 2023 елда ул «Хезмәт өлкәсендә төп принцип һәм хокук буларак, имин сәламәт җитештерү мохите» лозунгысы астында узды.
Чистай районында «Сарсаз – Агротур» ачылды. Кунаклар өчен кызыклы программа оештырылган иде: ферма буйлап экскурсия, хайваннарны ашату, атларда, ишәкләрдә йөрү, авыл хуҗалыгы ярминкәсе.
2023 елның 1 кварталында “Агрокөч” экспортының тулаем күләме 89 млн 543 мең сум булган. Узган елның шул ук чорына карата 109,6% тәшкил итә. “Агрокөч”нең экспорт күләме өч тапкырдан күбрәккә арткан – 2648 тоннадан 8855,3 тоннага кадәр. Моңа Холдингның экспортка турыдан-туры контрактлар буенча һәм чит илләргә “Агрокөч” продукциясен сатучы трейдерлар аша планлы эш алып баруы нәтиҗәсендә ирешелгән.
Агрокөч предприятиеләрендә «АГРО» сакчыл җитештерү системасы 2014 елдан башлап кертелә. Система кертелгән вакыттан икътисадый нәтиҗәлелек 2 млрд 483,46 млн сумм күләмендә бәяләнә. Сакчыл җитештерү инструментларына барлыгы 6674 хезмәткәр өйрәтелгән, 705 проект тәкъдим ителгән һәм ачылган, 36 258 тәкъдим бирелгән, 28292 тәкъдим гамәлгә ашырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән очрашты. Яклар институтны Татарстан агросәнәгать комплексы өчен яңа сортларның һәм технологияләрнең инновацион мәйданчыгы буларак алга таба үстерүнең стратегик бурычлары турында фикер алыштылар.
Бүген Биектау районында «2023 елның I кварталына терлекчелеккә йомгаклар һәм алдагы бурычлар» зона семинар-киңәшмәсе узды. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.
Бу сезонда Казанда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә узды.
Алдагы җәйге сезон өчен холдинг киң ассортиментлы продукция чыгара. “Агросила” бренды белән чыгарылган карлыган-нарат җиләге маринадында шашлык, «По-кавказски» шашлыгы, «Классический» шашлыгы, «Барбекю» маринадында тавык канатлары, «Дарницкие» мини-казылар (колбаскалар), «Гурман» һәм «Ветчинные» купатлары сатып алырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, классик шашлык һәм «Дарницкие» мини-казылар составын яхшырткан. Мини-казылар хәзер йомшаграк, тәмлекрәк, ә шашлык әзерләгәндә тавыкның бот, балтыр ите һәм 3 өлешкә киселгән күкрәк ите генә кулланыла.