Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлеге Татарстан республика оешмасының социаль-икътисадый мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Булат Гарифуллин эш сәфәре белән Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды. Район һөнәр берлеге оешмасы рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова белән бергә алар хезмәтне саклау өлкәсендәге эш нәтиҗәләрен өйрәнделәр.
Урып-җыю кампаниясе вакытында авыл хезмәтчәннәренең иминлеген тәэмин итү, хезмәтне саклау таләпләрен төгәл үтәү - бу җаваплы чорны уңышлы узуны гарантияли торган төп критерийларның берсе. Шуңа күрә агросәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендәге кагыйдәләргә һәм таләпләргә өйрәтелергә, көндәлек инструктаж үтәргә, уңыш җыю процессында дисциплинар таләпләргә буйсынырга тиеш.
Предприятиеләргә баруның максаты хезмәтне саклау таләпләрен үтәүне тикшерү генә түгел, ә бу мөһим эшчәнлек юнәлешендә эш нәтиҗәләрен яхшырту буенча консультация ярдәме күрсәтүдән дә гыйбарәт иде. Эш сәфәре кысаларында беренче очрашу «Игенче» җәмгыяте механизаторлары белән узды. Хезмәт өчен түләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, Булат Гарифуллин механизаторларның хезмәт хакы һәм аны всакытында алу-алмаулары белән кызыксынды.
Ул шулай ук 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә кергән үзгәрешләр хуҗалыкка хезмәтне саклау өлкәсендә үз көче белән укулар үткәрергә мөмкинлек бирүен искәртеп узды. “Гомумән алганда, иминлек мәсьәләләрендә җаваплылык күп очракта кешенең үзенә бәйле. Медицина тикшерүләренә кагылышлы берничә үзгәреш тә бар. Хәтта алар да кайбер авыруларны вакытында ачыклауны гарантияләми. Кеше үз сәламәтлеген һәм гомерен саклап калуда үзе кызыксынырга, үз организмындагы үзгәрешләрне күзәтеп торырга тиеш”, - дип билгеләп үтте бүлек җитәкчесе.
Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Саба район оешмасы рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова һәркемнең поликлиникаларда бушлай диспансерлаштыру хокукыннан файдаланырга кирәклеген искәртте. Саба районына сәфәре кысаларында Булат Гарифуллин шулай ук «Туган як» һәм «Юлбат»хуҗалыклары коллективлары белән очрашты. Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы вәкиле урып-җыю кампаниясе вакытында югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга бүләкләр тапшырды. Һөнәр берлеге премияләре белән «Игенче» хуҗалыгы хезмәткәрләре Илһам Галиев, Ленар Зарипов, «Туган як» ҖЧҖ хезмәткәрләре Айдар Тимергалиев, Нияз һәм Илназ Маликовлар, шулай ук «Нырты» хуҗалыгыннан “Юлбат” ҖЧҖ хезмәттәшләренә булышу өчен килгән Ильяс һәм Илһам Миңнегуловлар бүләкләнде.