Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән Питрәч муниципаль районында булды. Эш сәфәрендә аны район башлыгы Илһам Кәшәпов озата барды.
Беренче эш итеп, министр «Агрострой» ҖЧҖ хуҗалыгы белән танышты. Ул иген һәм күпьеллык үләннәр үстерү белән шөгыльләнә. 2021 - 2022 елларда хуҗалык үз акчаларына 1800 башка исәпләнгән, шул исәптән 400 баш ана сарык өчен ике сарык абзары төзегән, бүгенге көндә биредә 37 баш сарык тотыла, сентябрь башына тагын 400 сарык кайтарылачак.
Аннары Пимәр авылында Марат Җәббаров терлекчелек һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнүче «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ эшчәнлеге белән танышты. Хуҗалыкта эре мөгезле терлекләр саны 4048 баш исәпләнә. Хәзерге вакытта тагын ике ферма төзелә. Хуҗалыкның 21031 га чәчүлек җирләре бар, 2023 елда шуның 8972 гектарында бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелгән, 3758 га - техник культуралар, 3867 га - азык культуралары.
Компания кырында министр хезмәт ярышы шартларын үтәгән комбайнчыларны бүләкләде.
Министр кергән чираттагы объектлар “Воронин” КФХсының һәм “Селиванов” КФХсының кошчылык биналары булды.
Ике КФХ да, йомырка юнәлешендәге тәүлеклек чебиләр үрчетеп, аларны халыкка сату белән шөгыльләнәләр. КФХлар грант акчаларына оештырылган, аларның проект куәте ике этапта 160 мең башка җитәрлек. Агымдагы елның 7 аенда тере үлчәмдә 102 тонна кош ите җитештерелгән.
Аннары министр «Питрәчагрохим» ҖЧҖендә булды. Аның төп эшчәнлек төре - күпьеллык культуралар үстерү. Хуҗалыкның 1170 гектар чәчүлек җире бар, 2023 елда 602 гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелгән. Биредә ул соя чәчүлекләренең тәҗрибә кишәрлекләре белән танышты.
Эш сәфәре Иске Кощаково авылында тәмамланды. Монда Марат Җәббаров «Хәйруллин М.З.» КФХ эшчәнлеге белән танышты. Ул чабыш атлары һәм йөк атлары үрчетү белән шөгыльләнә. Биредә хәзерге вакытта 40 баштан артык ат бар. КФХ базасында «Радужный» ат-спорт клубы эшли, анда инструктор ярдәмендә атка атланып йөрү хезмәтләре күрсәтелә.
«Гомумән алганда, район буенча планлы эш алып барыла, әмма үсеш өчен урын бар әле. Питрәч районында резервлар җитәрлек, халыкның эшлекле активлыгын арттыру буенча эш алып барырга кирәк», – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров журналистлар белән әңгәмәдә.