Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә төзелеш яисә капиталь ремонт буенча эшләр башкаруга, хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең бүлү челтәрләреннән тыш) яки каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару мәйданчыкларын реконструкцияләүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен финанслау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алуга мөрәҗәгать итүчеләрне конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 нчы йорт, 3 нче кат, 313 нче кабинет, дүшәмбе - пәнҗешәмбе 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр), җомга - 8:00 сәгатьтән 15:45 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр).
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 221-76-87.
Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Министрлыкның рәсми сайтында (https://agro.tatarstan.ru/) «Дәүләт ярдәме чаралары» – «Актуаль сайлап алулар» – «Сайлап алу 3. Бакчачылык ширкәтләренә тышкы инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга ярдәм» («Меры государственной поддержки» – «Актуальные отборы» – «Отбор 3. Поддержка на ремонт объектов внешней инженерной инфраструктуры огородническим товариществам») бүлегендә урнаштырыла.
Гаризалар 2023 елның 17 августыннан кабул ителә башлый.
Гаризалар кабул итү 2023 елның 15 сентябрендә тәмамлана.