Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Имаш» төрек компаниясе җитәкчелеге белән очрашу узды. Анда министр урынбасары Дмитрий Яшин, «Рацин» җәмгыяте генераль директоры Денис Самодуров, Imas Makina A.S. компаниясенең генераль директоры Мостафа Оздемир (Mustafa Ozdemir), AgroPro A.S. компаниясенең генераль директоры Мостафа Озкылыч (Mustafa Ozkilic), агрохолдинглар вәкилләре катнашты.
Июль аенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Конья (Төркия) шәһәренә эш сәфәре кысаларында авыл хуҗалыгы җайланмалары җитештерүче «Имаш» заводында булдылар.
«Имаш» компанияләре төркеме 1989 елда оешкан. Төркиядә элеваторлар һәм ашлык эшкәртү комплекслары җитештерүчеләрнең иң эресеннән санала. Ул вакытта Республика Рәисе «Имаш» җитәкчелегенә Татарстан территориясендә җитештерүне оештыру вариантын карарга тәкъдим итте.
«Имаш» он һәм ярма, катнаш азык, кисү станоклары чыгару өчен җитештерү комплексларын һәм җайланмаларын эшләү, проектлау һәм монтажлау белән шөгыльләнә. Бүген компания үз продукциясен дөньяның 100дән артык иленә экспортлый.
Бүгенге очрашуда яклар үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләрен җентекләп өйрәнү өчен эшче төркем булдырырга карар кылдылар.