ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2023 ел
җомга

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә автомобильләрне газ-мотор ягулыгына күчерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда министр урынбасары Рафаэль Фәттахов, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, «Газпром» ГАҖ вәкилләре, холдинглар һәм предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч Хайваннар авыруларының үтеп керүен һәм таралуын булдырмау  буенча республика штабы утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә барды. 

2023 ел башыннан “Россельхозбанк” Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына ярдәмгә 12,5 млрд сум акча җибәргән. Шуларның 80%тан артыгы аграрийлар өчен иң уңайлы шартларда - ташламалы ставка буенча  бирелгән.


10
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда терлекчелек тармагының 7 айлык эшенә  йомгаклар  ясалды. Киңәшмә министр урынбасары  Гелүс Баязитов рәислегендә үтте.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Токымлы сөт терлекчелеге оешмалары берлеге киңәшмәсе узды. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Анда шулай ук министр урынбасары Гелүс Баязитов һәм Берлек әгъзалары катнашты.


9
август, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Балтач муниципаль районына эшлекле сәфәр белән килде. 

Бүген Министрлыкта Иран делегациясе белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм «Рацин» АҖ генераль директоры Денис Самодуров катнашты.


8
август, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кукмара муниципаль районында булды. Эш сәфәрендә аны район башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.

 

«Агросила Пермь кошчылык фабрикасы» АҖ 2023 елның язында “Агросила” холдингы составына керә.  Дүрт ай эчендә предприятиедә барлык җитештерү процессларын интеграцияләү буенча зур эш башкарылган. Барлык җитештерү һәм ярдәмче бүлекчәләрдә җитештерү күрсәткечләрен яхшырту һәм функционалны оптимальләштерү буенча юл карталары эшләнгән, биоиминлек таләпләре кырысландырылган. Чебиләрдә  матдәләр алмашын  һәм азык эшкәртү процессын нормальләштерүгә, тәүлеклек уртача артымны  арттыруга юнәлдерелгән туклану программасы яңадан каралды. Ике ай эчендә нәсел  репродукторын  тулысынча «Чаллы элеваторы» АҖ азыгы  белән   тукландыруга  күчү гамәлгә ашырылган. Бройлерларны симертү өчен корпусларны реконструкцияләү графигы төзелгән, аларда урыннар арттырылган, иске җайланмалар  алыштырылган, вентиляция системасы модернизацияләнгән.  Болар барысы да Пермь кошчылык фабрикасында быел ук җитештерү күләмен тере үлчәмдә  41 мең тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
 


7
август, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Төмән өлкәсеннән делегация килде. Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов һәм Төмән өлкәсе Агросәнәгать комплексы департаментының терлекчелек идарәсе башлыгы Рөстәм Бетляев катнашты. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International