Министрлыкта агросәнәгать комплексының иң мөһим мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2023 елның 15 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының  мөһим мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Анда министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Марсель Мәхмүтов, Дмитрий Яшин, Рафаэль Фәттахов, Гөлүс Баязитов, шулай ук Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының районнардагы авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре   башлыклары һәм эре инвесторлар катнашты.

Киңәшмә барышында җир-мөлкәт мәсьәләләре, төгәлрәк  әйткәндә,  авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә салым йөкләмәсен киметү максатында  авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән рөхсәтле файдалану төрен һәм җир кишәрлегеннән рөхсәтле  файдалану төрен үзгәртү тәртибен бер-беренә туры китерү турында фикер алыштылар.

Татарстан  Республикасы  Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, “Үзәк дәүләт кадастр бәяләве” («ЦГКО») ДБУ җирле үзидарә органнары белән берлектә, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә салым йөкләмәсен киметү максатында, җирләрнең кадастр бәясен яңадан исәпләп чыгарачак. Җир кишәрлекләрен арендалаучыларга һәм милекчеләргә рөхсәтле  куллану төрен мөстәкыйль үзгәртергә кирәкми. 

Аннары нотык белән Дмитрий Яшин чыгыш ясады, ул минераль ашламалар туплау һәм 2024 елда әче туфракны известьлау  планы турында сөйләде. Бүгенге көндә узган  елныкы белән бергә  гектарга 33 килограмм минераль ашлама тупланган.  “Кызганычка каршы, 11 муниципаль район әлегә кызыл зонада”, – дип билгеләп үтте Дмитрий Яшин.

Аннары нотык белән Дмитрий Яшин чыгыш ясады, ул минераль ашламалар туплау һәм 2024 елда әче туфракны известьлау  планы турында сөйләде. Бүгенге көндә узган  елныкы белән бергә  гектарга 33 килограмм минераль ашлама тупланган.  “Кызганычка каршы, 11 муниципаль район әлегә кызыл зонада”, – дип билгеләп үтте Дмитрий Яшин.

Рафаэль Фәттахов үз нотыгында техниканы көзге-кышкы саклауга кую буенча конкурс нәтиҗәләре турында һәм техниканы 2024 елгы кыр эшләренә ремонтлау барышын мониторинглау турында сөйләде. 

Шулай ук нотык белән Гөлүс Баязитов чыгыш ясады. Ул сөт җитештерү, сыерлар санын арттыру һәм терлекләрне идентификацияләү мәсьәләләренә тукталды. Сыерларның баш саны күрсәткече 1 кг сатылган сөткә субсидияләр бирүдә һәм нәсел эшенә  ярдәм итүдә төп индикатор булып тора. Сыерлар саны кимегәндә авыл хуҗалыгы оешмалары  2024 елда субсидияләргә исәп  тота  алмаячак.  15 муниципаль районда ел башына сыерлар саны буенча уңай динамика күзәтелә. 26 районда  сыерлар саны  кимегән.    

“Районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыкларына  мөрәҗәгать итәм,  сыерлар саны 200 баштан азрак булган хуҗалыклар буенча  да  шундый анализ ясавыгызны һәм тиешле мәгълүматны муниципаль районның барлык авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә җиткерүегезне, шулай  ук  сыерларның баш   санын тергезү  буенча чаралар күрүегезне  сорыйм”, – дип ассызыклады ул. 

11 айлык эшкә ясалган йомгаклар буенча: авыл хуҗалыгы оешмаларында      1 млн.530 мең тонна сөт җитештерелгән, артым -  142 мең тонна. Кукмара, Балтач, Мамадыш, Саба кебек сөтле районнар үз күрсәткечләрен  арттыра  баралар. Аларда 11 ай эчендә бер сыердан  савым  уртача 8 мең 300 килограммнан артып киткән. Минзәлә районы үз күләмнәрен 2 тапкыр арттырган.    Минзәлә, Алабуга, Бөгелмә һәм Мөслим районнарында  да бер  сыердан уртача  савым  8 меңнән артыграк.  

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, әгәр хуҗалыклар үз предприятиеләрендә  биологик куркынычсызлык  шартларын үтәмәсәләр,  тилчә (ящур), төерле дерматит, бруцеллез, туберкулез кебек йогышлы һәм башка авыруларның  керүе һәм таралуы мөмкин, дип билгеләп  үтте. 
“Биокуркынычсызлык өчен акча кызганып,  хуҗалык теләсә кайсы вакытта терлекләрен тулысынча югалтырга мөмкин. Ә бу инде  йөзләрчә миллион, бәлки күбрәк тә югалтуларга  китерә”, - дип билгеләп үтте ул. 

Хәзерге вакытта Нурлат, Аксубай, Чистай, Яңа Чишмә, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарында 67 терлекчелек предприятиесе тикшерелгән. Барысында да ветеринария законнары таләпләренә туры килми торган хокук бозулар ачыкланган.


 Иң күп ачыкланган хокук бозулар: хуҗалык территориясе киртәләнмәгән, хуҗалык территориясенә кергәндә (чыкканда) дезбарьер куелмаган, терлекләрне чыгарып йөртү мәйданчыкларында өслекләр  юк, өс һәм аяк киемнәрен алыштыру өчен санитар үткәргеч   көйләнмәгән.

Йомгаклау нотыгы белән фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Ленар Зәйнуллин чыгыш ясады. Ул муниципаль районнарда агрокласслар проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International