Казан дәүләт аграр университетында игенчелектә туфракның адаптив-ландшафт системаларын гамәлгә ашыруга багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.
Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «АгроПроект» ҖЧҖ директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент Илдус Габдрахманов, Илкүләм агрохимия берлеге президенты, химия фәннәре докторы, профессор Михаил Овчаренко һәм башкалар катнашты.
“Агроландшафт игенчелеге югары һәм тотрыклы уңыш алуда, җирдән нәтиҗәле файдалануда һәм туфракның уңдырышлылыгын һәм җитештерелә торган продукциянең экологик иминлеген булдыруда эталон булып тора. Бүгенге көндә республикада Тукай, Әлмәт, Биектау, Әтнә, Кукмара, Тәтеш, Нурлат, Аксубай, Арча районнары хуҗалыкларында 27 проект эшләнгән инде. Эшләнгән проектлар буенча бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җирләрен колачлау 226,2 мең га тәшкил итә”, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Илдус Габдрахманов агымдагы елга проектларны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде. Ул, проектларны гамәлгә кертүнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен җитди өстенлекләре бар, дип билгеләп үтте:
- авыл хуҗалыгы предприятиесенең экологик-географик һәм агроклиматик шартларын анализларга,
- авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең торышын һәм үсеш перспективаларын, сугаруны үстерү перспективаларын билгеләргә,
- туфракны агроэкологик төркемнәргә бүләргә мөмкинлек бирә.
“Моннан тыш, проект туфракны эрозиядән яклау чараларын, чәчү мәйданнары структурасын һәм чәчү әйләнеше системасын, туфрак эшкәртүне, орлыкчылыкны, туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм арттыру буенча чараларны үз эченә ала”, – дип ассызыклады ул.
Эшләнгән проектларда цифрлаштыруга аерым роль бирелә. Процессларны автоматлаштыру инструментлары берничә этапта кертелә. Хуҗалыкларга программа продуктлары, әлеге программаларның планлаштыру, оператив исәпкә алу һәм контрольдә тоту өлешендәге мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерелә.
Игенчелектә туфракны агроландшафт яклау системасын гамәлгә ашыручы хуҗалыклар өчен дәүләт ярдәме чаралары каралган. Алар түбәндәгеләргә исәп тота алалар:
Игенчелекнең ароландшафт системалары проектларын эшләүгә тотылган чыгымнарның 80%ын каплауга. 2 ел эчендә хуҗалыкларга 17,7 млн. сум бирелгән;
- кырны яклау чараларына һәм эрозиягә каршы урман утыртуга смета бәясеннән 95% күләмендә финанслауны тәэмин итүгә. Әлеге ярдәм төреннән 8 хуҗалык файдаланган инде, 338 гектарда үсентеләр утыртылган, 22,8 млн. сум субсидия бирелгән;
- шулай ук статья кысаларында минераль ашламаларга өстәмә югарырак ставка каралган - гектарга 450 сум. Быел әлеге юнәлеш буенча хуҗалыкларга 87,2 млн. сум ярдәм күрсәтелгән.