Холдинг предприятиеләрендә мөгезле эре терлекләр саны 19,2 мең баш тәшкил итә, шул исәптән 8,9 мең баш савым сыерлары. Сыерлар саны бер үк дәрәҗәдә калса да, аларның җитештерүчәнлеге арта бара. Агрокөч моңа түбән нәтиҗәле сөт хуҗалыкларын оптимальләштерү, 4000 башка исәпләнгән «Азнакай» сөт-товар комплексын модернизацияләү һәм төзү, сыерларның генетик потенциалын һәм аларның селекциясен яхшырту буенча планлы эш, мөгезле эре терлекләрне профилактикалау һәм дәвалауның нәтиҗәле схемасын кертү, үзләренең ныклы азык базасын булдыру аркасында иреште. Нәтиҗәдә, узган ел белән чагыштырганда, уртача тәүлеклек савым 25%ка арткан.
Сәфәрдә аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов озата йөрде. Сәфәр барышында алар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очраштылар һәм кырлардагы бүгенге хәлләр турында фикер алыштылар.
2022 елда Татарстанда 4,1 мең тонна бал җитештерелгән. Республика Россия баллы төбәкләренең топ-5легенә керде, алар арасында: Башкортстан, Алтай крае, Воронеж өлкәсе һәм Краснодар крае.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Имаш» төрек компаниясе җитәкчелеге белән очрашу узды. Анда министр урынбасары Дмитрий Яшин, «Рацин» җәмгыяте генераль директоры Денис Самодуров, Imas Makina A.S. компаниясенең генераль директоры Мостафа Оздемир (Mustafa Ozdemir), AgroPro A.S. компаниясенең генераль директоры Мостафа Озкылыч (Mustafa Ozkilic), агрохолдинглар вәкилләре катнашты.
Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлеге Татарстан республика оешмасының социаль-икътисадый мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Булат Гарифуллин эш сәфәре белән Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды. Район һөнәр берлеге оешмасы рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова белән бергә алар хезмәтне саклау өлкәсендәге эш нәтиҗәләрен өйрәнделәр.
Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» белем бирү проектында катнашуга сайлап алу конкурсы башланды. Программаны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россельхозбанк оештыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.
АГРОКӨЧтә бөртекле культураларны урып-җыю кампаниясе 121 087 га мәйданда алып барыла. Урып-җыюга 11 июльдә керештеләр, аны сентябрь башларында тәмамларга уйлыйлар. Бүгенге көнгә гомуми чәчүлек җирләренең 67 проценты җыелган.
Республикада урып-җыю финиш сызыгына җитеп килә. Бүген Әтнә муниципаль районы урып-җыю эшләренең тәмамлануы турында хәбәр итте. Район гектардан уртача 31 центнердан артык уңыш белән 58,8 мең тонна ашлык суктырган.
24 августта Лаеш районында ТатНИИСХның тәҗрибә кырында «Кыр көне» узачак. 10 гектар мәйданда 5 төп бизнес-культура чәчелгән. Чәчүлекләр богар – табигый сугарулы җирләрдә урнашкан. Татарстанның күпчелек авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шундый шартларда эшли. Биредә нәкъ менә Татарстан климатына туры килә торган төрле вегетация сроклы сортлар кулланылган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән Питрәч муниципаль районында булды. Эш сәфәрендә аны район башлыгы Илһам Кәшәпов озата барды.