Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илленче утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Ул 2020-2023 елларда Татарстан Республикасында Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2024 елга планнар турында сөйләде.
“2020-2030 елларга “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыруның дүртенче елы ахырына якынлаша һәм аны безнең республикада аның гамәлгә ашырылуына йомгаклар ясарга мөмкин. Гражданнарның, шул исәптән авылда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту - безнең уртак эшебезнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булуын исәпкә алсак, Дәүләт программасында каралган комплекслы чаралар бу бурычны тормышка ашыруда нык ярдәм итте”, - дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасы буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 2020-2023 елларга 10,7 млрд. сум акча каралган. Дәүләт программасында сигез чара каралган, республика, гадәттәгечә, барлык ярдәм чараларын гамәлгә ашыруда катнаша.
Гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча беренче чарага 989,1 млн.сум акча бирелгән. Акчалар агросәнәгать комплексы, социаль өлкә хезмәткәрләренә авыл җирлегендә торак төзүгә яки сатып алуга, шулай ук төзелә башлаган йортны төзеп бетерүгә бирелә. Бюджет акчалары исәбенә 70%ы финаслана (Россия Федерациясе - 81%, Татарстан Республикасы - 19%), гражданнарның үз акчалары исәбенә – 30%ы.
Икенче чара буенча – “Торак урынын яллау шартнамәсе буенча бирелгән торакны төзүгә финанс ярдәме күрсәтү”гә 724,3 млн. сум бирелгән. Субсидияләр муниципаль районнарга гражданнарга яллау шартнамәләре буенча торак төзү яисә сатып алу өчен җибәрелә.
Субсидия күләме торакның норматив бәясеннән чыгып исәпләнә: 80% - бюджет акчалары (РФ – 81%, ТР - 19%), 1% - җирле бюджет акчалары, калган 19%ы - эш бирүче акчалары. Әгәр граждан социаль өлкәдә эшли торган булса, район барлык 20%ын кертергә тиеш була.
Бүтән нәтиҗәле ярдәм инструменты - «Авыл ипотекасы» программасы. Программадагы механизм Россия Федерациясе гражданнарына авыл территорияләрендә һәм авыл агломерацияләрендә торак төзү һәм сатып алу өчен 3 процентка кадәр ставка буенча 6 млн.сумга кадәр ташламалы ипотека кредитлары бирүне күздә тота.
«Авыл халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проекты түбәндәге 2 чараны үз эченә ала: хуҗалыкларга хезмәткәр белән төзелгән уку шартнамәләре буенча тоткан чыгымнарын 90%ка кадәр кайтару (РФ - 81%, ТР – 19%) каралган, моның өчен 28,4 млн.сум акча бирелгән; хуҗалыкларга җитештерү практикасын узуга җәлеп ителгән студентларга хезмәт хакы һәм тору урыны өчен тоткан чыгымнарын 90%ка кадәр кайтару (РФ - 81%, ТР – 19%) каралган, моның өчен 13,8 млн. сум акча бирелгән.
Дәүләт программасының бишенче юнәлеше - торак төзелеше өчен бирелгән мәйданчыкларда инженерлык инфраструктурасын булдыру, моңа 992,0 млн. сум каралган. 9 проект гамәлгә ашырылды, алар кысаларында 15,8 км урам юллары, 13,4 км газ бүлү челтәрләре, 8,2 км суүткәргеч челтәрләре, 3,4 км канализация челтәрләре төзелде.
Алтынчы юнәлеш - «Авыл территорияләрен төзекләндерү» дәүләт программасы – шулай ук безнең муниципаль районнарда бик актив гамәлгә ашырыла, моның өчен 2,4 млрд.сум акча бирелгән. Бу акчалар 1241 җәмәгать урынын төзекләндерергә ярдәм итте (129 - спорт мәйданчыгы, 56 - балалар өчен уен мәйданчыгы, 80 - җәяүлеләр өчен тротуар юлы, 350 - каты коммуналь калдыклар туплау мәйданчыгы, 275 - урам-юл челтәре, 95 - тарихи-мәдәни ядкарьләр торгызу, 45 – территорияләрне яктырту, 211 - ял зонасы булдыру).
«Авыл территорияләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү» федераль проекты. Дәүләт программасына кертелгән иң мөһим юнәлешләрнең берсе - авыл торак пунктларын гомуми файдаланудагы автомобиль юллары белән тоташтыра торган автомобиль юлларын һәм агросәнәгать комплексы объектларына керү юлларын төзү һәм реконструкцияләү. Финанслау күләме - 1,8 млрд. сум, бу 56,7 км озынлыкта 16 объект төзергә, шулардан 11 торак пунктны тоташтыру өчен 39,5 км озынлыкта юл һәм АПКның 5 объектына керү өчен 17,2 км озынлыкта юл сузарга мөмкинлек бирде.
Дәүләт программасының төп юнәлешләреннән берсе - «Авыл территорияләренең заманча күренеше» федераль проекты, ул социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын (мәктәпләр, клублар, балалар бакчалары) һәм коммуналь инфраструктура объектларын (су белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, канализация челтәрләре) төзүне һәм капиталь ремонтлауны күздә тота.
Финанслауның гомуми күләме - 3,6 млрд.сум. Бу акчаларга 16 проект гамәлгә ашырылды, ул 51 социаль һәм коммуналь инфраструктура объектын үз эченә ала, шул исәптән: 7 авыл клубы, 4 мәктәп, 1 балалар бакчасы ремонтланган. 5 мәктәп, 7 спорт объекты, 3 күпфункцияле үзәк, 2 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән, 88,9 км су белән тәэмин итү челтәре, 10,3 км газ белән тәэмин итү челтәре, 16,9 км канализация челтәре эшләнгән, 5,2 км арада яктырткычлар урнаштырылган.
“Бу юнәлеш буенча проектлар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында бал системасы буенча конкурс нигезендә катгый рәвештә сайлап алуны узалар, аның кысаларында проектлар 8 күрсәткеч буенча сайлап алына”, – дип ассызыклады Марат Җәббаров.
2024 елда Дәүләт программасы буенча эш шулай ук барлык чаралар буенча да дәвам итәчәк. Алдагы елга республикага 3,7 млрд.сум күләмендә федераль бюджет лимиты каралган. Республика бюджетын, җирле бюджетларны һәм бюджеттан тыш чыганакларны исәпкә алып, финанслауның гомуми күләме 5,3 млрд. сум булачак, бу агымдагы ел лимитыннан 2,3 млрд. сумга күбрәк. Шулай итеп, 2024 елда Татарстан Дәүләт программасы акчаларын Россия буенча иң күп алучы булачак.