ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2023 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре  белән Тәтеш муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Рәмис Сафиуллов озата йөрде. 
 

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар белән Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексының актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә видео-конференцэлемтә режимында  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасарлары, «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының муниципаль районнардагы    авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары һәм агросәнәгать комплексы җитәкчеләре катнашты.


3
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы продукциясен электрон платформаларда сату буенча крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен уку семинары узды.
 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 7 августыннан   21 августына  кадәр  шәхси  ярдәмче хуҗалык алып  баручы  гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер  яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре  тоту чыгымнарының бер өлешен каплауга гаризалар  кабул итү турында  игълан итә. Субсидияләр түбәндәгечә  каралган: 1 сыерга  - 2 мең сум,  2   сыерга -  3  мең сум,  3 һәм аннан  күбрәк сыерга - 4 мең сум,  500 сумга  ветеринария чаралары  уздыруга килешү төзелгән очракта -   һәр сыерга өстәмә 300 сум субсидия түләнә. 

Республикада урып-җыю кампаниясе бар  куәткә  бара. Бүген Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна ашлык суктырып  алуга  ирештеләр.   Бер гектардан  уртача 28,4 центнер  уңыш чыга. 371 мең гектардан артык мәйдан суктырылган. 
 

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Аавыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Хайваннардагы  аеруча куркыныч авыруларның  үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабы утырышы узды.
 


2
август, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Әтнә муниципаль районының «Тукай» ҖЧҖ базасында зона семинар-киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләрен цифрлаштыруның иң яхшы тәҗрибәләре  турында сөйләштеләр. Семинарда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. 
 


1
август, 2023 ел
сишәмбе

Россиядән тышкы базарларга чыгарылган  гомуми продукция күләмендә Африка илләренең өлеше соңгы елларда тотрыклы  калды һәм АПК экспорты күләменең шактый үсеше фонында 12%ка җитә (41,6 млрд долл., 2021 елга  карата +12%  һәм 2020 елга карата +36%). 2022 елда Россия агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау структурасында Африка илләре арасында лидер-кулланучылар  булып Мисыр һәм Алжир саналды (Африка илләренә җибәрелгән  гомуми күләмнең 60%тан артыгы аларда). 2022 ел йомгаклары буенча Россиядән Африка илләренә авыл хуҗалыгы продукциясе экспортының акчалата үсеше дәвам итте һәм 4,7 млрд долларга җитте (2021 елга карата +9%; 2020 елга карата +17%).
 


31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районында Татарстан Республикасында «Кошчылык көне»нә багышланган кошчылык тармагы хезмәт ветераннарының очрашуы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты. Чарада шулай ук Лаеш районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Виталий Германов, кошчылык предприятиеләре вәкилләре, тармак ветераннары катнашты.
 

Питрәч авылы наратлыгында  җиденче тапкыр “Скорлупино” Бөтенроссия фестивале узды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International