Бу шимбәдә шәһәр халкын кабат ярминкәләр көтә

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар белән киңәшмә узды. Эшлекле киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Анда шулай ук министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Марсель Мәхмүтов, Дмитрий Яшин, Рафаэль Фәттахов, Рөстәм Гайнуллов, Гелүс Баязитов, район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, агрохолдинг вәкилләре һәм ярминкәләр оештыруда җаваплы кешеләр катнашты.

Марат Җәббаров ярминкә мәйданчыкларында помидор, тавык йомыркасы, сыер ите һәм тавык ите, борщ җыелмасы һәм сөт кебек кирәкле продукция күләмен тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрде. Шулай ук якын  көннәрдә кар яву  көтелү сәбәпле авыл хуҗалыгы ярминкәләре территориясендә кар җыюны оештыру  турында да фикер алыштылар.

“Рөстәм Нургали улы  белән килештереп, узган атнада салкыннар аркасында     ярминкәне үткәрмәү турында  карар кабул  ителгән иде,  шуңа күрә бу атнада һәм 23 декабрьдә узачак йомгаклау   ярминкәләренә аеруча   җаваплы   карарга  кирәк”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

16 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы теләге  булган һәркемне  ярминкәгә чакыра. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International