Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Обнимама идет в гости» «Обнимама кунакка бара» акциясен яңадан башлады

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Комбинат Казанда 101 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә  бәйрәм ясады. Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Обнимама идет в гости» (“Обнимама кунакка бара”) акциясен яңадан башлап җибәрде. Шушы көннәрдә предприятие Казанның Киров районында урнашкан 101 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырды. Бу рус, татар һәм инглиз телләрендә дәресләр алып барыла торган полилингваль балалар бакчасы, анда компенсацияләү юнәлешендәге  төркемнәр бар. Хәзер балалар бакчасына 400 бала йөри, шулардан   25  -  сәламәтлек   мөмкинлекләре чикле бала. 

Балалар өчен «Обнимама» бренды персонажлары белән интерактив чара оештырылды. Бәйрәм буена балалар Обнимама һәм  Обнимашка филләренең гаҗәеп дөньясы белән таныштылар. Яшь тамашачыларга филләрнең ничек итеп «Обними меня!  Сказка о слоненке и его маме» һәм «Обними меня! Сказка о том, как Обнимашка хотел спасти мир»  китапларының төп геройлары булуы турында сөйләделәр.  Балалар аниматорлар белән актив уеннар уйнадылар һәм табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм ахырында балаларга «Обними меня! Сказка о слоненке и его маме» әкиятенә нигезләнгән рус һәм татар  телләрендә мультфильм күрсәттеләр. 

Шулай ук һәр бала истәлекле бүләк - брендлаштырылган   рамкада үзенең фотосы белән магнит һәм фирма открыткасын алды. Исегезгә төшерәбез, «Обнимама идет в  гости» проекты 2019 елның февралендә эшли башлады. Шул  вакыттан  бирле Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының  игелекле  акциясендә  ике меңгә якын бала катнашкан. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International