Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында «Агросәнәгать комплексының инженерлык-техник тәэмин ителеше» темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов һәм комбайнчылар конкурсында җиңүчеләр катнашты.
Матбугат конференциясендә агросәнәгать комплексын техника белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук «Иң яхшы комбайнчы – 2023» конкурсына йомгаклар ясадылар.
2023 елда машина-трактор паркы 2663 берәмлеккә яңартылган, барлык суммасы - 10,8 млрд сумнан артык. Шулардан: 407 - трактор, 195 - комбайн, 83 - автомобиль һәм 2011 - башка техника.
2023 елда «Росагролизинг» АҖ аша хуҗалыклар 799 авыл хуҗалыгы машинасы, шул исәптән: 131 трактор, 99 комбайн, 58 автомобиль техникасы, 24 үзйөрешле сиптергеч һәм 487 башка техника сатып алганнар.
“Техника паркын куәтле техника нигезендә модернизацияләү нәтиҗәсендә республикада 100 гектарда чәчүлекләрнең энергия белән тәэмин ителеше 178 ат көченә кадәр артты”, – дип сөйләде Рафаэль Фәттахов.
Ул шулай ук 2023-2024 елгы ремонт сезонында 9200 тракторга, 2600 ашлык җыю комбайнына, 1 меңнән артык азык әзерләү комбайнына, 5 меңнән артык чәчкечкә һәм чәчү комплексына, 5 меңнән артык туфрак эшкәртү агрегатына ремонт ясарга кирәк булачагы турында билгеләп үтте. “1 апрельгә тракторлар, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасы ремонтланган булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән 2017 елда «Иң яхшы комбайнчы» конкурсына старт бирелде. Конкурс комбайнчы һөнәрен популярлаштыру өчен уйланган иде. Конкурс инде традициягә әверелде һәм анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара.
Конкурста барлыгы 1410 комбайнчы катнашты, шулардан 490 җиңүче булды. Ашлык җыю комбайны арасында 1144 комбайнчыдан 190 җиңүче булды. Азык җыю комбайны арасында - 125 комбайнчыдан 50 җиңүче, алар 50шәр мең сум премия алдылар. Үзйөрешле чәчкечләр арасында 141 комбайнчыдан 50 җиңүче булды, алар 40ар мең сум премия алдылар. 200 комбайнчы район җиңүчеләре булды, алар 30ар мең сум премия алдылар.
Быел республика өчен азык әзерләүнең аеруча мөһим булуын исәпкә алып, беренче тапкыр үзйөрешле азык җыю комбайннары буенча номинация кертелде. Конкурс комиссиясе тарафыннан барлыгы 125 гариза кабул ителгән, конкурс йомгаклары буенча азык әзерләүдә иң яхшы 50 комбайнчы сайлап алынган.
“Конкурсантлар өчен бер үк шартлар тудыру өчен комбайннар, двигателенең көчен һәм җитештерүчесен исәпкә алып, төркемнәргә бүленгән иде”, – диде Рафаэль Фәттахов.