Министрлыкта кадрлар мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә кадрлар мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

“Бүген 2023 елга йомгаклар ясыйбыз һәм киләсе 2024 елга планнар турында сөйләшәбез. Предприятиенең бөтен эше һәм эшчәнлеге кадрлардан башлана. Министрлыкның уңышлы эшләве яңа хезмәткәр алдына дөрес куелган бурычның  тиешле  дәрәҗәдә үтәлүенә  турыдан-туры  бәйле”, - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.

Киңәшмәдә гомуми кадрлар мәсьәләләре, бүләкләү документларын рәсмиләштерү, предприятиеләргә яшь белгечләр җәлеп итү, аларны  шуларда калдыру  һ.б. мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Киңәшмә ахырында Ленар Гарипов агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә   күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International