Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: “Татарстанда йомырка җан башына куллану нормасыннан 13%ка күбрәк җитештерелә”

2023 елның 16 декабре, шимбә

Бүген Казанда һәм республиканың эре шәһәрләрендә кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Исегезгә төшерәбез, алар 9 сентябрьдән башланды һәм Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Зеленодольск  муниципаль районында 2шәр мәйданчыкта, шулай ук Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта уза. Муниципаль районнарда да төрле вакыт аралыгында  ярминкәләр үткәрәләр.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Чехов һәм Тинчурин урамнарындагы мәйданчыкларның эшен бәяләде. Министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов белән бергә ул сәүдә рәтләрен карап чыкты. Көтелгәнчә, бүген йомыркага зур ихтыяҗ булуы  күзәтелде. Инде иртәнге сәгать 8гә Казанның ярминкә мәйданчыкларында 200 меңнән артык йомырка  сатылган.

Шунысын  билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан үзен тулысынча терлекчелек продукциясе белән тәэмин итә. Йомырка бер кешегә куллану нормасыннан 13 процентка күбрәк җитештерелә. Сөт шулай  ук җан башына  куллану нормасыннан  28 %ка күбрәк җитештерелә,  ит җитештерү нормадан 29%ка артыграк.

Агымдагы елның 11 аенда 1 млрд. 453 млн. данә йомырка җитештерелгән, бу узган елның шул ук чорына караганда 33,6 млн данәгә күбрәк. 
Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм алар республика товар җитештерүчеләре тарафыннан җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң уңай форматларының берсе булып тора. Бүген дә ярминкәләрдә шәһәр халкына кулай  бәяләрдән продуктларның киң ассортименты тәкъдим ителгән иде. 
Быел соңгы ярминкә 23 декабрьдә узачак. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International