Министрлык авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә субсидия бирү өчен сайлап алуны игълан итә

2023 елның 8 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә 2023 елның 1,2,3 кварталында тотылган чыгымнар  өлешен каплауга «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында 2023 елда  федераль бюджеттан финанслашу  башкарыла  торган  субсидияне бирү буенча сайлап алу уздыру  өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.  
Сайлап алу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Агросәнәгать комплексына аерым юнәлешләр буенча дәүләт ярдәме чаралары турында» 2021 елның 30 июнендәге 514 номерлы карары белән расланган Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә тотылган  чыгымнар  өлешен  каплауга федераль бюджеттан   финанслашу башкарыла  торган  субсидияне Татарстан Республикасы бюджетыннан бирү тәртибе (алга таба – Тәртип нигезендә үткәрелә).
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет.
Документлар 2023 елның 11 декабреннән 2023  елның  20 декабренә кадәр кабул  ителә.  
 Документларны кабул итү вакыты: дүшәмбе-җомга 8:00 сәгатьтән  16:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр).
Министрлык тарафыннан расланган документларны бирү тәртибе, формалары һәм сайлап алу нәтиҗәләре Министрлыкның рәсми сайтында https://agro.tatarstan.ru/selskohozyaystvennim-potrebitelskim-kooperativam.htm сылтамасы  буенча бастырылган.  
Электрон адрес: Ruslan.Hafizov@tatarstan.ru.
Элемтә телефоны: (843) 221 76 85.
 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International