Россельхозбанк “Своё Фермерство” сервисыннан кулланучылар өчен кредит виджеты эшләтә башлады

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

“Своё Фермерство” аграр В2В-маркетплейсын тәэмин итүчеләр Россельхозбанкның яңа финанс ярдәменнән файдалана башладылар.   Хәзер һәр тәэмин итүче товарны бер мизгелдә кредитка сатып алу опциясенә  тоташа  ала.

Әйберләрне кредитка яки өлешләп сатып  алу күптән инде яшәешнең  бер өлешенә әйләнде.  Әмма АПКның барлык тәэмин итүчеләре дә үз товарларын кредитка тәкъдим итә алмый, бу потенциаль сатып алучыларны   киметергә мөмкин. Шул ук вакытта барлык клиентлар да агробизнес өчен товарларны, кредит акчаларын җәлеп итмичә,  тулы бәясен түләп, сатып  ала алмый, бигрәк тә кыйммәтле авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын сатып алырга  туры  килгәндә.  

Агросәнәгать  комплексы предприятиеләренә һәм фермерларга сату мөмкинлекләрен киңәйтү өчен Россельхозбанкның “Своё Фермерство”  маркетплейсы товарны кредитка сатып алу опциясен шул мизгелдә үк мәйданчыкның сайтына кертә. Товарлар сатып алуга гаризалар банк менеджерлары тарафыннан, тармакның үзенчәлекләрен исәпкә алып, оператив рәвештә эшкәртелә. Моннан тыш, Россельхозбанк, агросекторның терәк банкы буларак, АПК предприятиеләре өчен кредит бирүнең иң отышлы шартларының берсен тәкъдим итәргә мөмкин. 

 Хәзер “Своё Фермерство” маркетплейсында һәр тәэмин итүче   үз сайтында   «Купить в кредит» (“Кредитка алырга”) дигән махсус  виджет  урнаштыра ала. Кулланучылар виджет ярдәмендә “Своё Фермерство”да  сатучы тәкъдимнәренә күчәргә  һәм шунда  ук товарны Россельхозбанкның финанс ярдәме белән кредитка сатарга  мөмкин, шул исәптән авыл хуҗалыгы товар  җитештерүчеләре өчен ташламалы кредит ставкасын да  куллана  ала.  Шулай итеп, тәэмин итүчеләр, сатып алучыларга  ташламалы кредит алу өчен профильле тармак банкына мөрәҗәгать итүнең гади ысулын тәкъдим  итеп, потенциаль клиентлар пулын шактый киңәйтергә һәм сатуларны арттырырга мөмкин.  

“Своё Фермерство”ның шәхси кабинетында  тәэмин итүче «Купить в кредит» (“Кредитка алырга”) виджетының тышкы ягын  үз сайтының стилистикасына  туры  китереп  көйли ала:  ул дизайн вариантын сайларга, киңлеген билгеләргә һәм сайтта урнаштыру өчен код булдырырга яисә вебмастер өчен гади урнаштыру инструкциясен урнаштырырга мөмкин. Бөтен процесска берничә минут кына  китә һәм технологик интеграция дә таләп ителми. Виджетны сайтка керткәннән соң, тәэмин итүчегә  аграр  маркетплейста үз  каталогы белән бәйләнеш ачыла. Потенциаль сатып алучылар үзләренә ошый  торган   товарны турыдан-туры товар карточкасыннан  кредитка сатып алу өчен гариза калдыра алалар.  

Россельхозбанкның “Своё Фермерство” экосистемасы зур булмаган фермер хуҗалыкларына өстәмә чыгымнарсыз көндәлек мәсьәләләрне хәл итүне автоматлаштырырга һәм үз бизнесларын  үстерергә мөмкинлек  бирә торган цифрлы чишелешләрне һәм сервисларны берләштерә. Экосистеманың төп сервисларының берсе – авыл хуҗалыгы өчен “Своё Фермерство” товарлар маркетплейсы. Бүгенге көндә анда бөтен Россия буенча 13 мең тәэмин итүчедән 2,7 миллионнан  артык  товар тәкъдим ителгән, шул исәптән үзебезнең  илдә һәм чит илләрдә җитештерелгән   авыл хуҗалыгы техникасын,  җайланмаларын һәм запас частьләрне   сайлап алырга  мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International