ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2012 ел
чәршәмбе

Бүгенгә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча, Татарстан игенчеләре 180 мең гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырган. Җыеп алынган икмәкнең күләме исә – 350 мең тоннага якын.


23
июль, 2012 ел
дүшәмбе

2012 нче елның 23 нче июленә бирелгән мәгълүматлар буенча, Сирин Зәниев бер көндә 70 тонна иген суктырган, ә аның улы  Рәсим – 61 тонна. Алар икесе дә “Исмәгыйлевлар” крестьян-фермер хуҗалыгында эшли.

23 нче июльгә алынган оператив мәгълүматлар буенча, бүген республиканың 43 районында 117 мең гектарда игеннәр җыеп алынган. Бу планның 17,5 проценты.


20
июль, 2012 ел
җомга

“Туган як” агрофирмасы механизаторы Илнар Сөләйманов үзенең энесе Илдар белән бер тәүлек эчендә 150 тонна икмәк суктырган. Бу – 30 бункерга якын ашлык дигән сүз. Илнарның урак башыннан эш күрсәткече 4 мең центнерга якын.


19
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Министр сәфәрен район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән вертолетка утырып, кырларны караудан башлады. Аннары Иске Иштирәк авылы кырында авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты.


18
июль, 2012 ел
чәршәмбе

18 нче июльгә бирелгән мәгълүматларга караганда, игеннәр барлыгы 67,5 мең гектар мәйданда чабылган. Шуның 37,2 мең гектары суктырылган.

Конкурста РФ субъектлары агросәнәгать комплексы идарәсенең 75 органы катнашты. Конкурс комиссиясе агросәнәгать комплексы идарәсе органнары хисабына кагылышлы документларны анализлады.


16
июль, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урак өсте эшләре буенча киңәшмә үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, ТР агроснәгать предприятия җитәкчеләре катнашты.

16 июльгә алынган оператив мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы 28,6 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар чабылган. Сугып алынган ашлыкның мәйданы 10,8 мең гектарны били.


13
июль, 2012 ел
җомга

Бүгенге көндә көзге арыш 0,4 мең гектар, көзге бодай 0,5 мең гектар, борчак 0,1 мең гектар мәйданда урып-җыеп алынган. 2,4 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңышның күләме - 1 гектардан 18 центнер.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International