ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бухгалтерлары Россиядә иң яхшылар дип табылды

2012 елның 18 июле, чәршәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Бухгалтер учеты, хисап һәм салым бүлеге 2011 ел өчен хисап төзү буенча бөтенроссия конкурсында җиңде.

Конкурста РФ субъектлары агросәнәгать комплексы идарәсенең 75 органы катнашты. Конкурс комиссиясе агросәнәгать комплексы идарәсе органнары хисабына кагылышлы документларны анализлады.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 1 урынга ия булды, 2 урында – Липецки өлкәсе авыл хуҗалыгы идарәсе, 3 урын – Омски өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International