Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урак өсте эшләре буенча киңәшмә үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, ТР агроснәгать предприятия җитәкчеләре катнашты.
Марат Әхмәтов белдерүенчә, бигрәк тә июль аендагы һава торышы агымдагы ел уңышына карата җитди үзгәрешләр кертте. Июньнең соңгы декадасында температураның 35 градустан артык эссе булуы икмәккә көчле йогынты ясады.
Бүген Марат Әхмәтов “Урак өсте-2012” кампаниясе башлануын рәсми рәвештә белдерде. Быел исә республика игенчеләре урып-җыю эшләренә башка елларга караганда иртәрәк кереште
Урак өсте вакытында аерым районнарга ярдәм итү, контрольдә тоту максатыннан җаваплы җитәкчеләр беркетелде. “Муниципаль район башлыкларын икмәк язмышына битараф булмаслар дип ышанам. Чөнки үзебезнең икмәк безгә бик кадерле. Без игенне югалтуларсыз җыеп алырга тиеш. Татарстан агросәнәгать комплексы алдына шундый бурыч куела”, - диде министр.
Татарстан иген кырларындагы көндәлек вәзгыятьне һәм нәтиҗәле оештырылган эш мониторингын ясау өчен махсус штаблар булдырылачак. Моннан тыш, сыйфатны тикшерү төркеме дә үз эшен башлаячак.
Бүгеннән башлап республиканың барлык районында урып-җыю эшләре башлана. Уракны 20 августка кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Киңәшмә барышында шулай ук “ТР буенча Россельхозцентр” идарәсе җитәкчесе Таһир Хадеев Краснодар краена хас урып –җыю тәҗрибәсе белән таныштырды.