Бавлы районынан әтиле-уллы Сирин һәм Рәсим Зәниевлар урып-җыю эшләрендә республика буенча алдынгылар рәтендә. 2012 нче елның 23 нче июленә бирелгән мәгълүматлар буенча, Сирин Зәниев бер көндә 70 тонна иген суктырган, ә аның улы Рәсим – 61 тонна. Уракның беренче көннәреннән башлап алар 350 һәм 248 тонна ашлык суктырырга өлгергән.
Әлеге механизаторлар икесе дә “Исмәгыйлевлар” крестьян-фермер хуҗалыгында эшли. Рәсим исә әтисеннән калышмый, тырыш егет. Аның биредә эшли башлавына 6 ел булган.
2011 нче елның чәчү эшләре буенча Рәсим “Яшь кыр батыры” исеменә лаек булган. “Үзеңнең эшеңә һәрчак җаваплы караргә кирәк, чөнки икмәкне югалтуларсыз җыеп алу механизаторның тырышлыгына да бәйле”, - ди яшь игенче. Бүгеге көндә Рәсим Зәниев «Нью Холланд» комбайнында эшли.