Әлеге чара урып-җыеп эшләренә керешер алдыннан махсус оештырылган.
12 нче июльгә бирелгән мәгълүматлар буенча, республикада барлыгы 506,4 мең тонна печән, 1,5 миллион тонна сенаж һәм 10,4 мең тонна яфрак азык әзерләнгән.
Оештыручылар белдерүенчә, конференция барышында катнашучылар авыл хуҗалыгы җитештерүендә глобализация процессы, авыл халкының иҗтимагый-мәдәни, экологик мохитен һәм башкалар турында фикер алышачак.
Оператив мәгълүматлар буенча, бөртеклеләрнең чабылган мәйданы 650 гектарны тәшкил итә. Шул мәйданның 15 процентында ашлык суктырылган. Республика буенча беренче 175 тонна ашлык җыелган.
Быелгы урып-җыю кампаниясен Зәй, Чистай һәм Баулы районнары башлап җибәрде. Бүген, мәсәлән, беренчеләрдән булып, көзге арышны суктыруга “Зәй” агрофирмасының “Шипке-Нур” бүлекчәсендә керештеләр.
12 нче июль көнне “Хезмәтне саклау көне” узачак. Айлыкка нәтиҗә урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң ясалачак.
Бер атна дәвамында Татарстан башкаласында Россиянең 22 югары уку йортыннан килгән спортчысы баскетбол, волейбол, җиңел атлетика бенча көч сынашты.
Бүген Актаныш районында республикакүләм семинар-киңәшмә ачылды. Аның кысаларында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ТР агросәнәгать эшчәнлегенең икенче яртыеллыгы йомгакларына һәм 2012 нче елның уңышын оешкан төстә башкарып чыгу бурычларына багышланган утырышы үтте.
Күргәзмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларын Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, «Россельхозцентр» ФГБУ, Казан дәүләт аграр университеты, «Биопрепаратлар» НПО ҖЧҖ һәм башкалар тәкъдим итте.
2012 нче елның 6 июлендә Актаныш авылының Мәдәният йортында авыл хуҗалыгы үсеше мәсьәләләренә багышланган республикакүләм семинар-киңәшмә үтәчәк. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.