Бүгенгә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча, Татарстан игенчеләре 180 мең гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырган. Җыеп алынган икмәкнең күләме исә – 350 мең тоннага якын.
Республикада уртача уңышның күләме гектарыннан 19 центнерны тәшкил итә. Актанышларда исә бу күрсәткеч 12 центнерга зуррак. Шулай ук Апас, Зәй, Буа, Сарман районнарында да бөртеклеләрнең мул уңышы күзәтелә.
Әлегә урып-җыю эшләре Әлки, Нурлат кырларында яхшы темплар белән бара. Биредә барлык мәйданның 25-27 процентда эш тәмамланган.
Быелгы урып-җыю эшләрен республика игенчеләре 20 августка тәмамларга планнаштыра.