ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2012 ел
сишәмбе

Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.


30
июль, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Чирмешән, Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары кырларын карады, урып-җыю кампаниясе белән танышты.

30 нчы июльгә алынган оператив мәгълүматлар буенча, бүген республика буенча 402 мең гектар мәйданнан (26,7%) 811 мең тонна ашлык җыеп алынган.

Әһлиевларның крестьян-фермер хуҗалыгында бүген урак өстенең кызган чагы. Мондый вакытта гаиләнең барлык әгъзалары да эш белән мәшгуль: кемдер комбайнны иярләгән, икенчесе ашлык төйи, өченче берәү төялгән уңышны илтә.


28
июль, 2012 ел
шимбә

“Соңгы вакытларда явып үткән яңгырлар кукуруз, язгы бодай уңышына, шул ук вакытта икенче тапкыр чабылырга тиешле күпьеллыкларга яхшы тәэсир итәр”, - ди министр.


27
июль, 2012 ел
җомга

Бавлы аграрийлары исә көзге культураларны тулысынча җыеп алган, хәзер биредә арпа һәм борчак суктыру белән мәшгульләр. Шулай ук азнакайлылар да көзге арыш суктыруны төгәлләгән.

Россиядә Африка чумасы авыруы нык тарала башлаган. Белгечләр аңлатуынча, хәлләр яхшыдан түгел. Бу уңайдан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында чираттан тыш киңәшмәгә җыелып, җаваплы белгечләр куркынычның янәшәдә генә булуын тагын бер кат ассызыклады.


26
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе

26 нчы июль көнне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Чүпрәле, Буа һәм Тәтеш районнарында урып-җыюның барышы белән танышты.

Оператив мәгълүматлар буенча республикада барлыгы 436 мең тонна уңыш алынган. Ә бер тәүлек эчендә 90 мең тоннага якын ашлык суктырылган. Уңыш күләме буенча Норлатлылар алдынгы.


25
июль, 2012 ел
чәршәмбе

Кунаклар бүген Арча районында урнашкан «Ак Барс Агро» агрофирмасы территориясендәге 1200 савым сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы белән танышты. Аларны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International