Республиканың 20 районы уракка төште

2012 елның 13 июле, җомга

Татарстанның 20 районы игенчеләре бөртекле культураларны урып-җыю эшен алып бара. Шуның тугызында ашлык суктыралар.

Бүгенге көндә көзге арыш 0,4 мең гектар, көзге бодай 0,5 мең гектар, борчак 0,1 мең гектар мәйданда урып-җыеп алынган. 2,4 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңышның күләме - 1 гектардан 18 центнер.

Алдынгылар рәтендә әлкилеләр. Алар 2505 гектар мәйданда ашлык җыеп алган. Исегезгә төшерик, быел, үткән ел белән чагыштырганда, урып-җыю эшләре 10 көнгә иртәрәк башланды.

Бер үк вакытта терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Республикада һәр шартлы терлеккә уртача 11,4 центнер азык тупланган. Мамадышта бу күрсәткеч 15,9 центнер, Буада – 14,4 центнер; Биектау, Кукмара районнарында 14 центнерга якын тәшкил итә, Менделеев, Чистай, Әтнә районнарында 10 центнерга да җитми.

Гомумән алганда, республикада 513 мең тонна печән, 1,5 мең тонна яфраказык киптерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International