Татарстанда 70 мең тоннага якын ашлык суктырылган

2012 елның 18 июле, чәршәмбе

Бүгенге көндә республиканың күпчелек районнарында урак өсте бара. Быел Татарстан игенчеләренә 1,5 млн. гектардан артык мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алырга кирәк булачак.

18 нче июльгә бирелгән мәгълүматларга караганда, игеннәр барлыгы 67,5 мең гектар мәйданда чабылган. Шуның 37,2 мең гектары суктырылган. Хәзерге вактыта 23,3 мең гектарда көзге арыш, 7,85 мең гектар мәйданда борчак җыеп алынган.

Башкарылган эшләр буенча Әлки районы игенчеләре әйдәп бара, Биредә 6,4 мең гектарда ашлык чабылган, шуның 3,9 мең гектары суктырылган. Шулай ук алдынгылар рәтендә Нурлат, Алексеевск, Минзәлә, Аксубай хезмәтчәннәрен билгеләп үтәргә кирәк.

Республика кырларыннан барлыгы 70 мең тоннага якын ашлык җыеп алынган. Нурлат районында әлеге сан 7,4 мең тоннаны, Әлкидә – 5,7 мең, Алексеевскида – 3,9 мең тоннаны тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бүгенге көндә 1 гектардан уртача 18,8 центнер уңыш җыеп ала. Актаныш, Буа, Сарман һәм Зәй районнарында һәр гектардан 31,1-25 центнер икмәк алынган.

Ә Минзәлә районы «Заиковский» хуҗалыгы шушы көннәрдә беренчеләрдән булып көзге арыш суктыруны төгәлләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International