Урак батыры – Мөслим комбайнчысы Илнар Сөләйманов

2012 елның 20 июле, җомга

Мөслим районы “Туган як” агрофирмасы механизаторы Илнар Сөләйманов үзенең энесе Илдар белән бер тәүлек эчендә 150 тонна икмәк суктырган. Бу – 30 бункерга якын ашлык дигән сүз. Илнарның урак башыннан эш күрсәткече 4 мең центнерга якын.

Түбән Табын авылы егете Илнар Сөләйманов узган елгы уракта да лидерлар рәтендә барды. Алар энесе белән узган ел да 40 мең центнерга якын икмәк суктырып алдылар. Нәтиҗәдә Илнар район башлыгының 10 мең сум күләмендәге премиясенә 3 тапкыр лаек булды.

2003 елда Ерак Көнчыгышта армия хезмәтен төгәлләп кайткан егет “Туган як” агрофирмасына эшкә урнаша. Егетнең кулы техниканы яхшы белә, тырыш, ни кушсаң, шуны булдыра. Җитәкчелек аны бик тиз күреп ала һәм иң җаваплы эшләрне йөкли. Кыш көннәрендә “Чаллы икмәге” җәмгыятенең техника паркында ремонт эшләре башкара, терлекләргә азык ташуда эшли.

Язга чыгу белән басу-кырлар чакыра Илнарны һәм кара көзгә кадәр басуда ул. Уракка төшү белән комбайн иярли. Быел да аның “Нью Холланд” комбайны беренчеләрдән булып әзерлек сызыгына басты. Яшь механизатор урак башында ук алдынгылар сафын әйди.

“Максатым рекордлар куеп макталу түгел, көннәр әйбәт булганда, тир түгеп үстергән игеннәрне тизрәк җыеп аласы килә. Эше булгач, акчасы да була. Һава торышы уңай, техника төзек булгач эшлисе килеп тора. Агрофирма кырларында игеннәр мул уңыш вәгъдә итә, түкми-чәчми җыеп алырга кирәк хәзер”, ди ул.

Комбайнчының әтисе Бәшир Сөләйманов та районда билгеле кеше - озак еллар механизатор булып эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International