Татарстанның 35 район кырларында - урак өсте

2012 елның 16 июле, дүшәмбе

Кичә тагын Татарстанның 4 районы - Мамадыш, Сарман, Тәтеш, Теләче игенчеләре ураккка төште. Бүгенге көндә республиканың 35 районында бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю, 26 районда суктыру эшләре бара.

16 июльгә алынган оператив мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы 28,6 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар чабылган. Сугып алынган ашлыкның мәйданы 10,8 мең гектарны били.

Бүгенге көнгә барлыгы 19,3 мең тонна иген суктырылган. Шуның 11,8 мең тоннасы - көзге арыш, 3,5 мең тоннасы - көзге бодай.

Башкарылган эшләр буенча Әлки районы игенчеләре беренчеләр рәтендә, шулай ук республиканың Актаныш, Аксубай, Азнакай районарында урак өсте актив төстә бара.

Татарстан буенча уртача уңыш 1 гектардан 17,8 центнерны тәшкил итә. Актаныш, Балтач һәм Сарман районнарында һәр гектардан 25 центнер икмәк алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International