Марат Әхмәтов Лениногорск районында булды

2012 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

19 нчы июль көнне ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр белән Лениногорск районында булды.

Министр сәфәрен район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән вертолетка утырып, кырларны караудан башлады. Аннары Иске Иштирәк авылы кырында авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, быел Лениногорск игенчеләре уракны уңышлы төгәлләп, алдынгы районнар исемлегенә керергә мөмкин.

– Былтыр икмәк булса да, аңа ихтыяҗ булмады, ә быел киресенчә. Чөнки башка еллардагы кебек биш миллион тоннага өметләнә алмыйбыз, шунлыктан игеннең һәр бөртеге кадерле,- диде министр.

Марат Әхмәтов әйтеп узганча, азык-төлек җитештерүче эре компанияләр белән килешүгә ирешелгән, аның нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре турыдан-туры аларга ашлык сата алачак.

Соңыннан министр Лениногорск районы Иске Куак авылында үткән ТР Дәүләт ветеринар хезмәтенең 2012 елның I яртыеллык эшчәнлегенә багышланган республика конференциясендә дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International