Соңгы ике көн эчендә Татарстан игенчеләре 36,2 мең гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырган. Сугылган икмәкнең күләме исә – 70,3 мең тоннаны тәшкил итә.
23 нче июльгә алынган оператив мәгълүматлар буенча, бүген республиканың 43 районында 117 мең гектарда игеннәр җыеп алынган. Бу планның 17,5 проценты. Барлыгы 221,2 мең тонна ашлык суктырылган. 1 гектарга уртача 18,9 центнер уңыш туры килә.
Хәзерге вакытта республика аграрийлары 70,7 мең гектар мәйданда - көзге арыш (41%), 18,9 мең гектарда борчак (31%) суктырган.
Урып-җыю эшләре Әлки, Нурлат, Бавлы районы кырларында яхшы темплар белән бара. Биредә барлык мәйданның 15-20 процентыннан игеннәр җыеп алынган.
Бүгенге көндә сугылган икмәкнең күләме буенча Нурлат (17,2 мең тонна), Актаныш (12,6 мең т), Әлки (12,4 мең т) һәм Зәй (11,9 мең т) игенчеләренең күрсәткечләре яхшы.