ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2013 ел
сишәмбе

Татарстандагы саранча күрше төбәкләргә куркыныч тудырмый. Химик чаралар уздыру корткычларның санын 1 кв.метрда 10-20 экземплярга кадәр киметкән.


29
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Республикада уҗымнарны кимендә 700 мең га мәйданда чәчәргә планлаштырыла. Бу хакта республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Белгечләр бәрәңгене эшкәртү буенча яңа төр сортларга һәм технологияләргә  да мөрәҗәгать итәчәк. Игътибар үзәгендә шулай ук әлеге культураны сугару, туфрак эшкәртү һәм чәчү әйләнеше  булыр дип планлаштырыла.

Биектау районында урып-җыюдагы хезмәт ярышы шартлары нигезендә беренче җиңүчеләр билгеле булды һәм аларга премияләр тапшырылды.


26
июль, 2013 ел
җомга

2011 елның 22 апрелендә Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган “2011-2015 елларда Татарстан Республикасы авыл яшьләре” дип исемләнгән программага үзгәрешләр кертелде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков имзалады.

Авыл хуҗалыгында техника белән эш итүчеләр һәрвакыт сак булырга тиеш. Бәхетсезлек очракларының ни сәбәпле килеп чыгуын белеп тору һәркемгә фарыз.

Ютазы муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, ЮХИДИ, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге, Ютазы элеваторы җитәкчелеге чакырылып, урып-җыю кампаниясе буенча киңәйтелгән штаб утырышы узды. Утырышны штаб җитәкчесе район башлыгы Рөстәм Нуриев алып барды.


25
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 25-27 июль көннәрендә Татарстан Екатеринбургта сөт терлекчелеге буенча авыл хуҗалыгы форумында катнашчак. Нәсел эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр игътибар үзәгендә булачак.

2013 елның 25 июленә алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда бөртекле культуралар 254,9 мең га суктырылган, бу планның 16 % дигән сүз. Арыш һәм бодай  мәйданның  47 %,  арпа  - 3 %, ә борчак  - 37 % башкарылган.

Владимир Путин Россияның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  тарафыннан төзелгән “Административ хокук бозу  РФ Кодексына үзгәрешләр кертү” буенча  № 199-ФЗ  номерлы Федераль законны имзалады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International