2011 елның 22 апрелендә Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган “2011-2015 елларда Татарстан Республикасы авыл яшьләре” дип исемләнгән программага үзгәрешләр кертелде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков имзалады.
Гомумән алганда, программада “Авыл яшьләренең икътисади активлыгы” бүлегенә үзгәрешләр белән берәттән өстәмәләр дә кертелде. Мисал өчен, авыл яшьләренә профессиональ белем бирү пунктын гына карап китик. Биредә Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы өлкәсендә кирәк булган белгечләрне әзерләүдә авыл яшьләренә һөнәри белем алу өчен башлангыч һәм урта белем алуны оештыру, укыны тәмамлагач әлеге өлкәдә эшкә урнашуда ярдәм итү. Шулай ук алдынгы һәм уңышлы предприятиеләрдә студентларны стажировка үткәрүне оештыру һәм башка бик күп өстәмәләрне очратырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең матбугат хезмәте.
Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.