Казанда белгечләр бәрәңгенең сыйфаты турында сөйләшәчәк

2013 елның 29 июле, дүшәмбе

Фәнни чарада  төрле өлкә белгечләре катнашыр дип көтелә. Шулар арасында Урал, Көнбатыш  Себер, Казахстан һәм Идел буе галимнәре дә булачак.

Белгечләр бәрәңгене эшкәртү буенча яңа төр сортларга һәм технологияләргә  да мөрәҗәгать итәчәк. Игътибар үзәгендә шулай ук әлеге культураны сугару, туфрак эшкәртү һәм чәчү әйләнеше  булыр дип планлаштырыла.

Форумда катнашучы белгечләр “икенче икмәгебез” булган бәрәңгенең уңышын арттыруда нинди чаралар күрергә кирәклелеге турында да фикер алышачак.  Шулай ук бәрәңге түтәлләрен төрле авырулардан, зарарлы бөҗәкләрдән шул исәптән колорада коңгызыннан саклау турында да сүз барачак.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International