2013 елның 25 июленә алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда бөртекле культуралар 254,9 мең га суктырылган, бу планның 16 % дигән сүз. Арыш һәм бодай мәйданның 47 %, арпа - 3 %, ә борчак - 37 % башкарылган.
ТР буенча уртача уңыш - гектардан 20,1 центнер тәшкил итә. Азнакай (29,4 ц/га) һәм Буа (26,9) муниципаль районнарында әлеге күрсәткечләр югары.
Республикада печән һәм сенаж хәзерләү дә дәвам итә. Бу өлкәдә Буа районы лидер, анда бер баш шартлы терлеккә 17,7 центнер хәзерләнгән, Кайбычта – 17,6, Азнакайда – 16,4. Питрәч районында кышлыкка бер баш шартлы терлеккә 16,1 центнер азык хәзерләнгән.
Тулырак мәгълүмат белән биредә таныша аласыз.