Авыл хуҗалыгында техника белән эш итүчеләр һәрвакыт сак булырга тиеш. Бәхетсезлек очраклары ни сәбәпле килеп чыга соң? Беренчесе – авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техника хәрәкәтенең куркынычсыз марштрутлары эшләнмәү, механикалаштырылган кыр эшләрен үтәүнең технологик карталары булмау, бөртек җыю техникасының торышы канәгатьләнерлек булмау. Чылбырлы, каешлы һәм карданлы күчергечләрнең саклау тышчалары юклыгы, төзек булмаган эш кораллары куллану, тамак ялгау өчен махсус урыннар булдырылмау, производство һәм хезмәт дисциплинасын бозу шулай ук бәхетсезлеккә китерергә мөмкин.
Кыр эшләренә катнаштырылган хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклауның никадәр мөһим икәнлеген исәпкә алып, республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы дәүләт хезмәт инспекциясе, агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты белән бергәләп түбәндәге тәкъдимнәрне эшләде:
15 июльдән башлап урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм эшләрне куркынычсыз башкару айлыгы үткәрергә;
- төп игътибарны саклау тышчаларының, яктырту җайланмаларының төзеклегенә, комбайннарда, башка техника берәмлекләрендә аптечка һәм ут сүндергечләрнең барлыгына юнәлтү;
-авыл хуҗалыгы формированиеләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, урып-җыюда катнашучы эшчеләр белән чираттан тыш инструктаж һәм медицина тикшерүе үткәрергә, аларны махсус эш киемнәре һәм саклану чаралары белән тәэмин итәргә кирәк;
-Хезмәт турында законнар кодексы нигезендә яшүсмерләрне авыр эшләргә һәм зарарлы яки куркыныч шартлы эшләргә кушу тыела;
-авыл хуҗалыгы оешмаларында ирекле янгын сүндерү формированиеләре булдырырга;
-кырлар, урманнарга, торфлы урыннарга, далага, автомобиль һәм тимер юлга якын торган урыннарда аларны ким дигәндә 4 метр киңлектә сөреп чыгарга кирәк. Шулай ук янгынга каршы сулыклар булдыру, алар янына килү юлларын тәртиптә тоту, су башняларыннан янгын сүндерү техникасына су тутыру җайланмаларын булдыру да – көн таләбе.
Куркынычсызлык, хезмәтне саклау таләпләре төгәл үтәлсә, хезмәт дисциплинасы бозылмаса, гомумән, эшләүче һәркем үзен үзе кайгыртса, урып-җыю эшләрен дә имин генә башкарып чыга алырбыз.