ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

 “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” республика конкурсында җиңүчеләр арасында ҖЧҖ “Челны-Броллер”  да бар.  Әлеге конкурста республиканың  төрле тармакка караган  234 предприятиясе үзара көч сынашты.


24
июль, 2013 ел
чәршәмбе

2013 елның 24 июленә алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнарның 14 процентында ашлык җыеп алынган. ТРда 225,8 мең га суктырылган. 453,7 мең т ашлык суктырып алынган, бу - 2012 нче ел дәрәҗәсеннән 176 мең т күбрәк.

Узган атнада Татар фәнни-тикшеренү институтының терлекчелек өлкәсендәге белгечләр группасы Түбән Кама районы территориясендә урнашкан  ҖЧҖ “Бәхетле агро” терлекчелек коплексында булып кайтты.

Спас районы игенчеләре бодай, арыш һәм арпа культураларын суктыралар. Хуҗалык басуларында барлыгы 116 ашлык җыю комбайны эшли.

Буа муниципаль районда терлекләргә кышлык өчен печән, сенаж әзерләү төгәлләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Инсаф Сәмигуллин әйтүенчә, хуҗалыклар һава шартлары яшел урак өчен авыр килүгә карамастан, бар мөмкинлекләрне файдалана алганнар.


23
июль, 2013 ел
сишәмбе

Бөртекне икмәк кабул итү пунктларына илтү өчен Әлмәт предприятиеләре 20дән артык автомобиль бүлеп бирергә җыена. Аларның 10сы – “Татнефть-ТрансСервис”ныкы. Завод, транспорт, юл, коммуналь предприятиеләр, урман хуҗалыгы предприятиеләре берәр данә техника белән ярдәм итәчәк. Шулай ук урып-җыю вакытында нефтьчеләр дә үз механизаторларын хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән юллаячак.

Татарстанда җиләк-җимешләрнең мул уңышы җыеп алынган. Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының җиләк-җимеш культуралары селекциясе лабораториясе мөдире Геннадий Осипов сүзләренчә, бу көннәрдә һәвәскәр бакчачылар һәр куактан 6-7 кг чия җыеп ала. Сәнәгать масштабларында һәр гектардан 4 т чия җыеп алыначак, бу югары күрсәткеч булып исәпләнелә.

Әлки муниципаль районы "Хузангай" кооперативы игенчеләре 15 июльдә 7 "МакДон" чапкычы белән көзге бодай һәм борчакны теземнәргә сала башлаганнар. Чапкычының киңлеге 12 метрга җитүче әлеге техника югары җитештерүчәнлек күрсәтә: 3 көн эчендә 1180 гектар борчакны, 3740 гектар көзге бодайны теземнәргә салып та чыкканнар.


22
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районының Яңа Арыш авылында семинар-киңәшмә узды.  Биредә кыр эшләре белән бергә терлекчелеккә дә игътибар зур иде.

Азнакай муниципаль районының “Кәримов” КФХ иген басуында урып-җыю эшләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәгә район хакимияте, авыл хуҗалыгы формированиеләре, шәһәрдәге оешма-предприятие начальниклары, район һәм шәһәр Советы депутатлары, урып-җыю чорына оешкан махсус штаб әгъзалары, ветераннар да килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International