2013 елның 25-27 июль көннәрендә Татарстан Екатеринбургта сөт терлекчелеге буенча авыл хуҗалыгы форумында катнашчак. Нәсел эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр игътибар үзәгендә булачак.
Киңәшмә эшендә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге, РФ субъектларының агросәнәгать комплексының идарә органнары җитәкчеләре, профильле белгечләр, нәсел эше буенча предприятие җитәкчеләре, эшкәртә торган предприятие һәм бизнес вәкилләре катнаша.
Татарстанны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, “ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше белән идарә итә торган төп дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” башлыгы Илсур Закиров, Минзәлә нәсел предприятиесе генераль директоры Евгений Куприянов һ.б. составында делегация тәкъдим итәр, дип планлаштырыла.
РФдә сөт терлекчелеге үсеше һәм әлеге базарның хәле, тармакның икътисади нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешләренә бәйле мәсьәләләр форумда катнашучыларның игътибар үзәгендә булачак.