Татарстандагы саранча күрше төбәкләргә куркыныч тудырмый. Химик чаралар уздыру корткычларның санын 1 кв.метрда 10-20 экземплярга кадәр киметкән.
Татарстанда саранчаның аерым яшәү рәвеше 2013 нче елга кадәр үзенчәлек булган. Шуңа күрә корткычларны табу кыен булган. Ләкин быел, аномаль һава торышы булу сәбәпле, бөҗәкләр күмәкләшеп яшәү рәвешенә күчкән. Алабугада белгечләр уникаль хәлне күзәткәннәр. Саранчалар көтүе белән юлга чыкканнар, шунда җирле халык тарафыннан табылганнар. Белгечләр тиз арада куркыныч корткычлар җыелган урынны эшкәрткәннәр.
Республиканың 16 районында да шундый ук эшләр башкарылган. Гомумән, мондый 40,5 мең тикшерү уздырылган.
Бүгенгә саранчаның күләме 1 кв.метрда 10-20 экземплярга кадәр кимегән. Корткычлар көтүлекләргә, печәнлекләргә һәм күпьеллык үләннәргә урнашкан.
Шулай ук корткычларның активлыгын көн саен ява торган яңгырлар да киметкән, алар йомырканы сирәгрәк сала башлаган.
Галимнәр ышандырганча, бүгенгә җирле саранча куркыныч тудырмый. Нәтиҗәдә, ул күрше төбәкләргә дә күчә алмый.
Ләкин тынычланырга кирәкми. Киләсе елда яз башыннан үсемлекләрне саклаучылар саранчалар яшәгән урыннарны тикшерәчәкләр – аның ТР игенчелеге өчен куркыныч тудыру дәрәҗәсен билгеләргә кирәк.
Татар-информ