Биектау районында урып-җыюдагы хезмәт ярышы шартлары нигезендә беренче җиңүчеләр билгеле булды һәм аларга премияләр тапшырылды. Шәпшелеләр осталыкларын кабат-кабат раслыйлар – Бөреле зонасында нәкъ менә биредәге механизаторлар Александр Семенов белән Фидаил Гыйлаҗиев беренче премияләргә лаек булдылар.
Быелгы һава торышы игенчеләрне тагын бер кат сынап карарга булды – корылыктан йөзләгән гектар игенгә зыян килде, ул бигрәк тә сабан культуралары мәйданнарында үз эзен калдырды. Үсемлекләрнең озынлыгы унбиш сантиметрга да җитмәгән урыннар бар. Әмма үскәннәренең барысын да җыеп алырга кирәк. Шуңа күрә район хуҗалыкларында урак өстенә мөнәсәбәт бик җаваплы һәм аны иң кыска срокларда тәмамларга тырышачаклар.
“Серп и молот” җаваплылыгы чикле ширкәтендә беренче комбайннар борчак басуына чыкканнар. Уңышы әллә ни сөендермәсә дә, барлык участокларны, югалтуларга юл куймыйча, җиренә җиткереп җыеп алганнар. Хәзерге вакытта биредә көзге арыш һәм уҗым бодаен уру һәм суктыру бара.
Бөртеклеләрне урдыруда игенче Семеновлар нәселеннән Александр уңышлы старт алган. Ул азык әзерләүдә дә алда барды, урып-җыюда да беренчелекне кулдан ычкындырырга уйламый. Александр Семенов “МакДон” комбайнында 419 гектар борчак һәм көзге арышны теземнәргә салган. Шундый югары күрсәткеч өчен ул премиягә лаек булды.
Шәпше басуларында бөртеклеләрне суктыруда 6 агрегат эшли. Аларга игеннәрне 1180 гектар мәйданнан җыеп алырга кирәк булачак. Беренче көннәрдәге нәтиҗәләр буенча лидерлыкта Фидаил Гыйлаҗиев. Быел ул урып-җыюда унөченче тапкыр катнаша, бу халык теленә уңышсызлыкка китерә торган сан булып керсә дә, чынлыкта исә шуның киресе булган.
– Уңыш чыгышы буенча участоклар төрле, – ди хуҗалыкның баш экономисты Анна Батыева. – Кичә Фидаил комбайн бункерыннан 48 тонна иген бушатты, ә 20 июльдә иң зур эшләнешкә иреште – ындыр табагына 76 тонна ашлык озатты.
– Уңыш әйбәт булып, бункер тиз тулганда эшләве дә җиңелрәк, көч артып, күңелләр күтәрелеп китә, ниндидер азарт барлыкка килә, – ди Фидаил.
Суктырылган ашлык күләме буенча аның үкчәсенә басып “Дон-1500” комбайннарында эшләүче абыйлы-энеле Семеновлар бара. Анатолий Семенов ындыр табагына 166 тонна, Сергей Семенов 155 тонна ашлык озаткан. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, урып-җыю барышында киеренке хезмәт ярышы нәкъ менә шушы комбайнчылар арасында барыр да кебек. Аларның күрсәткечләре башка хуҗалыклар механизаторлары ирешкән нәтиҗәләр белән чагыштырганда нинди булыр, анысын вакыт күрсәтер.
Килеп туган шартлар технологияне дә үзгәртергә мәҗбүр итә. Шәпшедә саламны күп еллар дәвамында ваклап, ашлама сыйфатында басуларга таратып килделәр. Быел комбайннар ваклагычсыз эшлиләр һәм салам, тыгызланып, саклауга салыначак.
“Серп и молот” беренче көннәрдән үк югары темпта эшли башлады. Шундый хезмәт күтәренкелеге игенчеләргә 2013 елгы урып-җыюны уңышлы тәмамларга ярдәм итсен иде.
Шушы ук көнне Дөбъяз зонасында “АгроСтар” җаваплылыгы чикле ширкәте механизаторы Азат Зиннәтуллин премия һәм алдынгы флагын алды. Ул “КЗС-812” комбайнына идарә итә. Игенчелек тәҗрибәсе – алты ел. Азат урып-җыю башыннан 110 тонна көзге арыш суктырган, көнлек эшләнеше 44,95 тонна тәшкил итә. Алдынгы игенчене эшен уңышлы башлап җибәрүе белән район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов котладылар, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре” газетасы.