Урып-җыю барышында аерым игътибар янгын куркынычсызлыгына, хезмәтне саклауга бирелергә тиеш

2013 елның 26 июле, җомга

Ютазы муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, ЮХИДИ, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге, Ютазы элеваторы җитәкчелеге чакырылып, урып-җыю кампаниясе буенча киңәйтелгән штаб утырышы узды. Утырышны штаб җитәкчесе район башлыгы Рөстәм Нуриев алып барды.
Штаб утырышы алдыннан район башлыгы хуҗалыкларның уракка әзерлеген тикшерү өчен аларга объезд ясады. Ул кайбер хуҗалыкларны тәнкыйтьләде, чөнки аларның акрын эш итүе комбайннарның басуларга чыгуын тоткарлый. Урып-җыю кампаниясенә әзерлекнең кулдан ычкындырылган темпларын куып җитәр өчен барлык ашлык урып-җыю техникасының басуларга чыгуы зарур, дип билгеләп үтте Нуриев. “Без уракка җитәрлек дәрәҗәдә оешкан төстә кермәдек, шуңа күрә темпларны арттыру мәҗбүри. Беренче августка кадәр уҗым культураларын җыеп бетерү бурычы куела”, - дип сүзен тәмамлады ул. 
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов хәбәр итүенчә, һәр хуҗалыкка башкару мәҗбүри булган пунктлар язылган комбайннар хәрәкәте маршруты белешмәлекләре таратылган. Мәсәлән, ЮХИДИ белән килешенгән комбайннарның куркынычсыз хәрәкәте маршрутларын билгеләү кебекләрен комбайнчылар гына түгел, беренче чиратта хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар белергә тиеш. Актив пенсионерлар яки белгечләр арасыннан урып-җыю сыйфатын контрольдә тоту төркеме оештыру, ындыр табакларында эшне тәэмин итү, ашлыкны вакытында складларга, элеваторга алып чыгу да - белешмәлектәге әһәмиятле пунктлар. Урып-җыю эшләре барышын контрольдә тотуның тагын бер пункты - ындыр табакларында ашлык кабул итүнең талон системасы.
Утырышта авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә орлык фондына билгеләнгән культураларны аерым җыярга һәм һәр культураны суктыру алдыннан комбайн бункерларын тулысынча чистартырга кушылды. 
Быел да, элекке еллардагыча, ашлык урып-җыю комбайннарында эшләүче механизаторлар хезмәтен район башлыгы тарафыннан кабул ителгән матди кызыксындыру шартлары гамәлдә. Мәсәлән, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны суктыруда беренче 300 тонна өчен - 1000 сум, икенче 300 тоннага – 2000 сум, өченче 300 тонна өчен 3000 сум премия каралган. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны чабуда беренче 1000 гектар өчен - 2000 сум, икенче, өченче һәм тагын да күбрәк 1000 гектарлар өчен 2000шәр сум күләмендә премия каралган. Әлеге һәм башка матди кызыксындыру ысуллары эшләргә тиеш, дип ассызыклады Нуриев.
Урып-җыю барышында аерым игътибар янгын куркынычсызлыгына, хезмәтне саклауга бирелергә тиеш. Бу планда җитди җитешсезлекләр бар, диелде утырышта. Мәсәлән, бер генә хуҗалыкта да урып-җыелучы участокларда янгынга каршы су сыемнары юк. “Кәрәкәшле” ҖЧҖ гына чыгарма булып тора. Район башлыгы янгын часте начальнигына дәүләт техник күзәтчелеге белән берлектә урып-җыю техникасын һәм кампаниядә катнашкан башка техниканы янгын сүндерү чаралары һәм янгын сүндерү өчен бүтән җайланмалар булуын тикшерү йөзеннән өстәмә карап чыгу ясарга тәкъдим итте. Шулай ук комбайн бункерларын, иген ташучы автомашина бортларын герметиклаштыруга аерым игътибар бирү таләп ителә. 
Бу хакта “Ютазы таңы” газетасы хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International