Республикада уҗымнарны кимендә 700 мең га мәйданда чәчәргә планлаштырыла

2013 елның 29 июле, дүшәмбе
Республикада уҗымнарны кимендә 700 мең га мәйданда чәчәргә планлаштырыла. Бу хакта республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, чара гадәттәгечә видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары белән уздырылды.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, мәйданнарның дүрттән бере Буа, Зәй, Нурлат, Апас һәм башка районнарда җыеп алынган инде. Урып-җыю Менделеевск, Мөслим, Чирмешән, Баулы һәм башка муниципаль районнарда әкрен бара.

Ындырларга һәм әзерләү предприятиеләренә 535 мең тонна ашлык кергән, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов. Республика буенча уртача уңыш гектарыннан 20 центнердан бераз гына артыграк, уҗым бодаеннан (22 центнера), иң түбәне – борчак.

Муниципаль районнар буенча уңыш 30дан 12 центнер аралыгында тирбәлә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, монда гаеп һава шартларында гына түгел, диде. Ул урыннарда башлыкларга үз эшләренә анализ ясарга һәм нәтиҗәләрдәге мондый контрастларны киләчәктә булдырмаска тәкъдим итте.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International