РФ Кодексына төзәтмәләр кертелде

2013 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Владимир Путин Россияның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  тарафыннан төзелгән “Административ хокук бозу  РФ Кодексына үзгәрешләр кертү” буенча  № 199-ФЗ  номерлы Федераль законны имзалады.

Әлеге Федераль закон 2013 елның 2 июлендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән һәм  Федерация Советыннан шул ук елның 10 июлендә хупланган.

Федераль закон ветеринария өлкәсендә административ хокук бозуларны ачыклау һәм административ җаваплылыкны артыру өчен кабул ителгән.

Федераль законга кертелгән үзгәрешләр:

1 һәм 2 ч. ст.10.7 “Терлекләрнең күпләп авырып китүләрен яшереп калдыру”, бу очракта административ штраф күләме арттырылган;

10.8 ст. “Терлекләрне күчереп йөрткәндә тиешле кагыйдәләр үтәлмәү, хайваннарны чалуда, аларның итен саклауда, эшкәртүдә ветеринар-санитар кагыйдәләрнең бозылуы ”;

Шулай ук 8ч. 19.5 ст.,  2 ст. 23.1, 1 ч. 23.14 ст.  һәм  21пунктның  2 ч. 28.3.ст.да үзгәрешләр кертелгән, дип хәбәр итә РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International