Республикада ел башыннан якынча 82 мең т кош ите һәм якынча 411 млн. данә тавык йомыркасы җитештерелгән
“Терлекчелек өлкәсендәге беренче яртыеллык күрсәткечләр “Ленин” хуҗалыгының уңышлы эшләвен күрсәтә”, – ди Әтнә районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча киңәшчесе Наил Фәйзрахманов.
2013 елның 1 августына алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда шартлыча бер баш терлеккә 14,1 ц терлек азыгы җитештерелгән. Әлеге өлкәдә беренчелектә Кайбыч районы бара.
Нурлат муниципаль районындагы иң әйбәт уңыш “Южная” һәм “Нурлат сөте” хуҗалыкларында. Бу 15776 гектар дигән сүз. Уру белән суктыру арасында аерма юк диярлек, чөнки игеннәрне турыдан-туры алалар. Район буенча уртача уңыш әлегә 22,4 центнер. Иң әйбәт уңыш “Нурлат сөте”ндә һәм ”Южная”да: 31,7 һәм 25,9 центнер.
Иртәгә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Татарстан Республикасында БСО шартларында дуңгызчылык. Тармакның перспективасы” дип исемләнгән киңәшмә узачак.
2013 елның 31 июленә алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда бөртекле культуралар 345,8 мең гектарда суктырылган, бу планның 21 % дигән сүз. Арыш – 66 %, бодай мәйданның - 59 %, арпа - 6 %, ә борчак - 45 % башкарылган.
Агымдагы елның 29 июлендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырларын карап кайтты. Анда ул галимнәр белән Татарстанда стабиль ашлык алу проблемасы турында сөйләште.
Биектау районында икмәкне Коркачык икмәк кабул итү предприятиесенә илтәләр. Монда ашлык эшкәртелеп, сакларлык кондициягә җиткерелә, аннан соң саклауга салына.
2013 елның 29 нчы июленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 610,6 мең тонна иген суктырып алынган, шул исәптән, 275,3 мең тонна уҗым арышы, 260,8 мең тонна уҗым бодае, 33,9 мең тонна арпа һәм 31,4 мең тонна борчак суктырылган. Барлыгы 303,5 мең га мәйданда ашлык суктыру эше төгәлләнгән, бу билгеләгән планның 19 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган урып-җыю кампаниясенә багышланган брифингта ТР Премьер-министр урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
2013 елның 2 августында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Татарстан Республикасында БСО шартларында дуңгызчылык. Тармакның перспективасы” дип исемләнгән киңәшмә узачак.