Көзге культуралар алдагы уңышның нигезен тәшкил итәләр һәм корылык булырга мөмкин төбәкләрдә ышанычлы культуралардан саналалар. Россия Федерациясе субъектлары АПК идарәләре органнары күрсәткечләре буенча 2014 ел уңышы нигезе итеп 4,7 млн. га көзге бөртекле культуралар (2013 елда – 16,3 млн. га). Шул исәптән 12 млн. га мәйданда – бодай, 2 млн. га артык мәйданда – арыш, 0,2 млн. га - тритикале һәм 0,4 млн. га - арпа. Шулардан 9,5 млн. га (64,9%) чәчүлек җирләр яхшы хәлдә, 4,5 млн. га (31,0%) - канәгатьләнерлек һәм 0,6 млн. га (4,1%) - начар хәлдә, бу уртача күпьеллык күрсәткечләргә туры килә. Моннан тыш, 0,2 млн. га мәйданда көзге рапс һәм 0,2 млн. га мәйданда көзге шепкән (рыжик) чәчелгән.
Иртәгә, 5 февральдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Россельхозцентр» ФДБУның Орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау буенча Татарстан Республикасыфилиалының 2013 елда җитештерү эшчәнлеге йомгаклары һәм 2014 елда үсемлекчелек нәтиҗәлелеген арттыру буенча бурычлары» темасына киңәшмә узачак.
Республикада читлектә кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү белән 4 җәнлек хуҗалыгы шөгыльләнә, болар – “Бөреле” ЯАҖ, “Бөрсет” АФ ҖЧҖ, “Кощаково” АХП ЯАҖ һәм «Матюшино» ЯАҖ.
5 төстәге чәшкеләр, кара-көмеш һәм кызыл төлкеләр, вуаль ак төлкеләр, кара һәм салтык кешләре үрчетелә.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында “2014-2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү” Федераль максатчан программасы кысаларында үткәрелә торган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерүнең төбәк программаларын сайлап алуны оештыру буенча эш дәвам итә.
Югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе “Казан дәүләт аграруниверситеты”ның Укыту-демонстрация үзәгендә сентябрь аенда Төгәлләштерелгән игенчелек үзәге ачыла.
2014 елның 19 – 21 февралендә Казанда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Идел буе Агросәнәгать форумы узачак, аның кысаларында 17 нче Халыкара махсуслаштырылган “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” күргәзмәсе һәм 14 нче махсуслаштырылган “Волгапродэкспо” күргәзмәсе үткәреләчәк.
Чәчүлекләрнең табигать-климат шартларыннан, шулай ук төрле авырулардан, корткычлардан һәм чүп үләннәрдән зарар күрүе көтелә торган уңышның шактый өлешен югалтуга китерә.
Соңгы биш елда Татарстан Республикасында авылга федераль һәм республика акчалары исәбеннән бюджет ярдәме 100 млрд. сумнан артып киткән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында сөйләде. Утырышның темасы агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген арттыругабагышланган иде.
Конкурсның төп максаты – Татарстан Республикасы АПКсын үстерүгә ярдәм итә торган перспектив проектларны ачыклау һәм гамәлгә кертү. Тапшырылган инновацион проектлар авыл хуҗалыгын модернизацияләүнең өстенлекле юнәлешләренә туры килә. Эксперт комиссиясе каршында иң яхшы 7 эшләнмәнең презентациясе булды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү тәҗрибәсен өйрәнүмәсьәләсе буенча Киров өлкәсе делегациясе белән очрашты.