КДАУда Төгәлләштерелгән игенчелек үзәге ачыла

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе

Югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе “Казан дәүләт аграруниверситеты”ның Укыту-демонстрация үзәгендә сентябрь аенда Төгәлләштерелгән игенчелек үзәге ачыла.

Мондый Үзәк ачу турындагы шартнамәне КДАУ ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов, "Евротехника MPS" ҖЧҖ директоры Владимир Орлов, "Евротехника MPS - Татарстан" генераль директоры Нияз Хәлиуллин имзаладылар.

КДАУның Укыту-демонстрация үзәгендә сентябрь аенда заманча җайланмалар белән җиһазландырылган класс эшли башлаячак. Аның төп максаты – хуҗалыкларга кадрлар әзерләү һәм аларны яңадан укыту.

Монда Казан дәүләт аграр университеты студентлары әзерлек узачак, төгәлләштерелгән игенчелек буенча лекцияләр мәҗбүри программага кертеләчәк.

Төгәлләштерелгән игенчелекнең заманча системаларын куллану препаратларга чыгымнарны киметергә, механизаторларның эшен җиңеләйтергә, кырларны икеләтә эшкәртүне бетерү исәбенә уңыш җыеп алуның сыйфатын һәм күләмен арттырырга ярдәм итәчәк һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International