Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан Нидерландтан “Чаллы-бройлер” кошчылык комплексының “Тукай токым репродукторы” ҖЧҖ адресына килгән 2 партия (56304 баш) тәүлеклек чебешләр карап тикшерелде һәм рәсмиләштерелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Теләче муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты. 2013 елда Теләче районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турындагы нитык белән муниципалитет башлыгы Илдус Зарипов чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2014 елның гыйнвар ае эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә уздырылды.
10 февральдә кече рәвешле хуҗалыклар җитәкчеләре һәм әгъзалары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Финляндия фермер хуҗалыкларының эш тәҗрибәсе белән танышу максатында Финляндиягә китәчәкләр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә аның башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ветеринария белгечләре киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә 2014 елның гыйнвар ае эшенә йомгаклар ясалды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.
Казанда бу елның апрель башында IV Халыкара ветеринарлар конгрессы узачак.
Халыкара ветеринарлар конгрессы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия кошчылык берлеге һ.б.лар тарафыннан оештырыла.
Мәскәүдә Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлегенең V съезды булып узды. Пленар утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Юрьев, Россельхознадзор җитәкчесе Сергей Данкверт, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе Геннадий Онищенко, Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин һәм Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Андрей Даниленко катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә хокукларны теркәү, кыска сроклы аренда шартнамәләрен яңадан төзү, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмаган җирләрне әйләнешкә кертү, эрозиягә каршы урман үсентеләрен утырту өчен җирләр бүлеп бирү буенча ведомствоара эшче төркем киңәшмәсе узды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында«Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының 2013 елда орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау өлкәсендәге җитештерү эшчәнлегенә йомгаклар ясалды һәм 2014 елда үсемлекчелек нәтиҗәлелеген арттыру буенча бурычлар билгеләнде.